Русиядә 35 яшькә кадәрге кешеләр яшь дип санала. Ә менә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшьләрнең яшен тагын да арттырган – хәзер 45 яшькә кадәргеләр яшь дип исәпләнә.
Яңартылган классификация буенча, 60ка кадәр “урта яшь” булачак. Димәк, 59 яшьлекләр үзләрен “мөмкинлекләре чәчәк аткан кеше” дип саный ала: һөнәр алыштырырга, бию белән мавыгырга яки, ниһаять, хатыныгызга 35 яшьтә вәгъдә иткән беседканы төзеп бетерергә була.
“Өлкән яшьтәге” статусы 75 яшьтән соң гына бирелә. Хәзер әбиләр оекбашлар бәйләп, өйдә утырырга теләмиләр, алар “элегант яшьтәге актив ханымнар” булып, спорт белән шөгыльләнә, социаль челтәрләрдә актив тормыш алып бара, лайклар куя.
Ә 90 яшьне узганнар “озак яшәүче” категориясенә керәчәк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының безне болай яшәртүе күңелгә бер җылылык өсти кебек. Әмма, аңа карап кына, организм белән көзгене алдап булмас шул... Әлбәттә, паспорттагы яшь – ул саннар гына, иң мөһиме – күеңел яшь булсын.
Аннары, яшьлек 45кә кадәр дәвам итә дип, пенсия яшен тагын күтәреп кумасыннар берүк. Әнә бит, эшләр болай барса яки гомер озынлыгы артса, тиздән 45 кенә түгел, ә 60ка кадәргеләр яшь дип саналырга мөмкин, ди Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова.
– Әгәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының классификациясен алсак, 45 яшькә кадәргеләр яшь дип санала. Минем уйлавымча, гомер озынлыгы артуны исәпкә алсак, тиздән 60 яшькә кадәргеләр яшь кешеләр булачак, чөнки яшь чорлары үзгәрә бара, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин узган ел октябрьдә русиялеләрнең гомер озынлыгы – башта 78 яшькә җитәргә, ә аннары 80 яшьтән артып китәргә тиеш, диде. Ул ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгындагы аерманы кыскарту кирәклеге турында да әйтте.