Барлыгы 350 гаиләне берләштергән форум турында хәбәр иткән идек инде. Әйтергә кирәк, әлеге гаиләләр мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре иде.
Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова:
— Кадерле дуслар, кадерле гаиләләр, әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр, мин бу залда барысын да күрүемә бик шатмын. Мин Мәгариф һәм фән министрлыгына форумны оештырган өчен рәхмәтле. Тиздән без аны Мәгърифәт министрлыгы, дип атаячакбыз. Шулай ук форумда катнашкан «Алдынгылар хәрәкете»нең искиткеч активлыгына да рәхмәтлемен. Гаилә форумнарын үткәрү традициясен торгызуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин ышанам ки, сез бүген энергия белән тулыланырсыз һәм бик күп мөһим мәгълүмат алырсыз. Сезгә бүген нәтиҗәле эшләвегезне телим!
Әлбәттә, күпләр гаилә форумның нык һәм җаваплы җәмгыять төзүгә таба мөһим адым булуын да билгеләде. Матур һәм күңелле чара ничек ахырына якынлашуын үзебез дә сизмәдек.
«Родные — Любимые» форумы күпсанлы ата-аналар һәм аларның балалары өчен бердәм теләктәшлек, үзеңне зур гаиләнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге ул. Без катнашучыларның гадәти булмаган форматта аралаша алуларына һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен төрле этапларны узуларына шатбыз. Бу һәрбер әти-әни өчен генә түгел, ә бөтен Башкортостан өчен дә мөһим! Чөнки көчле гаиләләр — чәчәк атучы җәмгыятьнең нигезе ул», - дип шәрехләде Башкортостан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе Советы Рәисенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча урынбасары Заһит Гомәров.
Форумы программасы кысаларында катнашучылар продуктив мастер-классларда, интерактив лекцияләрдә һәм кызыклы квизларда булдылар. Аларда экспертлар гаилә институтын ныгыту өчен серләр белән уртаклаштылар.
Юлай Низаев.
Фото: Форумның социаль челтәрләрдәге рәсми төркеменнән.