Әлбәттә, исеме җисеменә туры килеп торган зур чараның әһәмияты олуг. Форум иртәнге сәгатьләрдән үк үз эшен башлады. Биредә әти-әниләрдән тыш, без укытучыларны, «Алдынгылар хәрәкәте» активистларын күрәбез.
Тантаналы өлеш Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Зәриф Байгускаров чыгышы белән башланып китте. Ул мондый форумны уздыруның мөһимлеген ассызыклады.
Зәриф Закир улы чыгышын Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Башкортстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина да хуплады.
Чыгышы ахырында Байгускаров иң яхшы күпбалалы гаиләләрне бүләкләде.
Форумның ифрат дәрәҗәдә бай программасында психология, мәгариф һәм тәрбия, хәвефсезлек һәм саулык, ярдәм, иҗат, балалар һәм ата-аналар берләшмәсе кебек мәйданчыклар бар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, монда 6 юнәлештә чаралар көтелә.
Форум турында тулырак алдагы язмаларыбызда булыр. «Өмет» сайтын укып барыгыз, иптәшләр!
Юлай Низаев.
Фото: Форум логотибы кулланылды.