Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
29 март , 16:29

Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карады

29 март көнне Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусында булды.

Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карады
Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карады

Гомуми мәйданы 32,7 мең кв.м булган тугыз катлы бинаны 2019 елның июлендә төзи башлаганнар. Агымдагы елның мартына төзүчеләр монтажлау һәм эчке бизәү эшләрен төгәлләгәннәр, шулай ук диагностика һәм дәвалау җайланмалары урнаштырганнар. Проектның гомуми бәясе 10,7 млрд сум тәшкил иткән. Аны республика бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Хирургия корпусы сменасына 320 кешегә исәпләнгән.

Радий Фәрит улы яңа бинаның бүлмәләрен карады, шулай ук башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева корпусның шундый ук медицина учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып төзелүе турында сөйләде.

 — Йөрәк авырулары илдә һәм тулаем, дөньяда үлемнең төп сәбәпләреннән берсе. Шуңа күрә медицинаның бу юнәлешен үстерүгә без җитди ресурслар тотабыз, — диде Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында. – Безнең республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны Русия дәрәҗәсеннән 20 процентка кимрәк. Шул ук вакытта медицина тиз үсә, диагностика һәм дәвалауның яңа технологияләре барлыкка килә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ», Олег Яровиков.

Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карады
Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карады
Автор:
Читайте нас: