+7 °С
Болытлы
28 мартта Мьянмада һәм Таиландта ике тапкыр көчле итеп җир тетрәгән. Мәгълүматлар раславынча, җир тетрәү магнитудасы 7,7 һәм 6,4 балл көчендә булган. Ике илдә дә йортлар, юллар, инфраструктура объектлары җимерелгән. Кызганычка каршы, һәлак булучылар күп. Мьянмада 1002 кеше һәлак булган. 2376 кеше каза күргән.
Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, җир тетрәү нәтиҗәләре белән көрәшү өчен Мьянмага коткаручылар белән ике самолет җибәрелгән.
Фото:irrawaddy.com