Барлык яңалыклар
10

Олы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалык

Олы Устькин үзәк хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты.

Олы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалык
Олы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалык

Хастаханәгә ЭКГ һәм кан басымын тәүлек буена мониторинглау комплексы кайтарылды. Әлеге эшләр «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

Бу комплекс тәүлек буе йөрәк торышын күзәтергә ярдәм итә. Ул электрокардиограмманы, артериаль басымны, сулыш функцияләрен, кандагы кислород дәрәҗәсен терки. Мондый тикшерү табибка йөрәк эше турында гадәти ЭКГга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Комплекс ярдәмендә йөрәк ритмы бозылуларын, кан әйләнеше белән проблемаларны һәм стандарт тикшерү вакытында сизелми калырга мөмкин булган башка мөһим үзгәрешләрне ачыкларга мөмкин. Бу төгәл диагноз кую һәм дәвалауны дөрес сайлау өчен бик мөһим, ди белгечләр.

— Яңа милли проект ярдәмендә медицина учреждениеләрен модернизацияләү гамәлгә ашырылуын, тернәкләндерү системасы камилләшүен сөенеп кабул итәбез. Тикшеренү үзәкләре челтәре үсешенә һәм сәламәтлек саклауга цифрлы технологияләр кертелүенә мин бик шат, — дип билгеләп үтте Олы Устькин үзәк район хастаханәсе баш табибы Денис Байтуллин.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

Олы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалык
Олы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалык
Автор:
Читайте нас: