АПРЕЛЬ.Умарталар тышка чыгарып урнаштырыла торган урыннарны алдан карап, кардан тазартып куялар. Кар калын яткан елларны утын көлен дә бераз сипкәләргә мөмкин. Көл сибелгән кар тизрәк кими. Вак ком сибүчеләр дә бар. Нык янган, вакланып торган тирес чәчсәң дә янындагы карны тизрәк эретә.
Һәр елны диярлек, апрель аеның беренче яртысында кортларны җәйләү урыннарына чыгарабыз. Бу хакта мин үземнең көндәлегемә төгәл яза барам. Берничә ел элек март аеның соңгы көннәрендә чыгарылган.Ул елны яз иртәрәк килде. Башка елларны язгы кояш нурлары җирне апрельдә ныклап, ышанычлы иркәләп, җылыта килгән. Һаваның температурасы, башлыча, апрель аенда кортлар өчен сизелерлек күтәрелүчән. Хәер, мондый хәлне термометр күрсәткечләреннән дә белеп була. Күләгәгә урнаштырылган термометр 8-10 градус җылылыкны күрсәтә икән, кояш нурлары төшкән урында җылылык аннан бик күпкә артып китә. Менә кайчан умартачыга җаваплы эшләр башлана. Ул инде кышлату урыннарында биш-алты ай буена, эчәкләрен азык белән тутырып, кая илтәргә белмәгән һәм көн саен тышка, саф һавага түземсезлек белән омтылган бал кортлары гаиләләрен бакчаларга урнаштыру чарасын күрергә әзерләнә.
Умарталарны чыгарганда каеш һәм агачлар яки тимердән ясалган носилкалар куллану яхшы.Алай умарта тигезрәк йөри. Ике кеше куллары белән ике яктан күтәргәндә, кайвакыт, күкрәкләре ялгыш этеп, капкачны яки капкач астындагы тартманы кузгаталар да кортлар чыга башлый. Менә китә бәхәс.Чыгарыр алдыннан умарта белән капкачны нык кына бәйләп кую зыян итми.
Мин эш вакытында, умарталарны чыгарганда, шулай ук омшаникка керткәндә артык бәргәләнмәгән, тынычрак һәм бик ашыкмый торган танышларымны, дусларымны чакырам. Мөмкин булганда үткән елларда шундый эштә катнашканнарга әйтергә тырышам. Бу эштә бер ярдәмләшкән кеше, умарта күчергәндә ничегрәк тотынырга икәнен алдан ук белеп тора.
Иптәшләрен дә өйрәтә. Без күпчелек очракта улыбыз Азамат, туганнарыбыз Салават, Азат, Илгиз кияү, Хәлим, Рәисне чакыргалыйбыз. Билгеле булуынча, кортлар белән эш иткәндә тынычлык саклау – иң мөһим таләпләрнең берсе. Корт ояларын кулга тотканнан алып урынына куйганчы төгәл булырга кирәк. Кычкырып сөйләшсәң, сәбәбе килеп чыгып, каты сүгенеп алсаң, кортлар шунда ук сизенә. Аннан борчыла башлый. Тышка чыгарга тишек, ачык урыннар эзли. Гөжли һәм иптәшләрен дә чакыра. Чамаламый калсаң, урын табып, чыгарга да мөмкин. Умартаны күтәреп барганда берәрсе килеп бәйләнә башласа, чагуыннан куркып, носилканы ташлап китеп баручыны да күргән бар. Андый кешегә нигә умартаң уртага ярылмаган, аның өчен барыбер. Умарта кертеп, чыгарганда менә шундыйларны чакыру дөрес түгел. Эш башлар алдыннан мин һәрвакыт киңәшләремне бирәм. Шаян сүзләр белән алдан ук җитәрлек сөйләшеп тә алабыз, егетләрне тынычландырмыйча булмый. Кортлар чыгардай тишекләрне үзем яхшылап томалыйм. Мондый чакларда леток беразга ябылып торса да һава аларга җитәрлек була. Капкачлары яхшы итеп ябылганмы, башка урыннарыннан эчтәге кортлар чыгарлык түгелме? Шуны тикшерәм. Кайвакыт күтәреп чыгарганда оялар өстендә яки стенасында адашып йөргән берәр корт күренеп калса, умартаны тизрәк җиргә куярга, «Кортлар чыга башлады»,– дип кычкырырга ашыгучылар юк-юк та да булгалап тора. Бер-ике корт оя түбәсендә дә, летокта да, стена тышында да күренергә мөмкин. Алар кешеләр омшаникка эш белән кереп-чыгып йөри башлаганда ук, ни булачагын алдан сизенеп тора.Тик андый адашкан кортларда, тыныч кына эшләгән кешене, туры килеп кенә куймаса, чагу уе юктыр. Киңәшем шул: алар шунда йөри бирсен, син үз эшеңне дәвам итә тор. Умарталарны көз җылы урыннарга керткәндә дә, яз җитүгә чыгарганда да ашыкмаска, ишекнең як-ягына тидереп, тавыш чыгармаска гына кирәк.
Шулай да була: саксызлык белән оя ишек яңагына бәрелә.Шул урында чүпрәк япкыч белән капкач астындагы бәләкәй тартма кузгала һәм зур булмаган ачыклыклардан бер-бер артлы кортлар чыга башлый.Моны күргәч тә ояны җиргә куеп читкә качучылар була. Бәрмәсәң, тартмалар да, капкач та кузгалмас, корт вакытсыз тышкы якка чыгалмас иде. Менә шуннан хуҗа умартачыга аларны кире урыннарына кертү мәшәкате туа да. Ярый ла бу хәл яз тышка чыгарганда булса, андый чакта беразга җиңелрәк. Оялар урыннарына куелгач, кортлар үзләре дә кире керергә мөмкин. Ә көз җылыга керткәндә шундый саксызлык белән кортларың тышкы якка үрмәләсә, кайбер кешеләргә аларны тынычландыру өчен умарталарын кире тышкы якка чыгарып, бал кортларын тынычландырырга киңәш биргән чаклар да хәтердә. Көз йомгакка оешкан кортлар аннан аска коелса, аларны яңадан иптәшләре янына илтү авырга килә. Ә иптәшләреннән аерылганнар йомгак янына кабат кайтмый. Менә саклык, җайлап эшләү нигә кирәк, ни өчен таләп ителә.
Омшаникта кызыл ут кабызыла. Умартаның леток тишеге булган алды носилканы арттан тоткан иптәш ягына куела. Әгәр юлда кортлар аннан чыга башласа, ул күреп калырга тиеш һәм иптәшенә, кирәк чакта, нишләргә икәнен җиткерә. Я, җайлы урын булган очракта, җиргә куеп тишек томалана, яки, бер-ике генә корт чыккан икән, умарта тизрәк илтеп урнаштырыла.
Ә үзем блокнотыма карап, кайсы умартаны нинди урынга илтеп куярга күрсәтеп торам. Ояларны тышка, ачыклыкка чыгарганда башта беренче каттагылар, урыннарына илтеп урнаштырыла. Анда беткәч, икенче каттагылар алына. Өске каттагылар тик иң соңыннан гына кузгатыла. Умартачы өске кат кәштәләргә көчсезрәк гаиләләрне урнаштыра. Анысы көз җылыга керткәндә искә алынырга тиеш. Чыгарганда соңыннан гына кузгатыла.
Без һәр елны кортларны чыгарыр алдыннан карны иртәрәк кузгаткалыйбыз. Бу эшләрне балалар яки туганнар башкара. Беренче көннән үк дүрт-биш чиләк су сыешлы савыт умарталыкка урнаша. Аңа ун литрлап суга биш-ун грамм исәбеннән тоз салына. Сусаган кортлар шунда ук эчергечкә килә. Савыттан җәй буена су өзелми. Беткән очракларда өсти торабыз. Кайберәүләр кортларның колонка суын эчмәвен исбатларга тырышалар. Мин исә кортларның колонка суын да әйбәт алуын әллә кайчан исбатладым. Әллә кайларга барып, елга, саз суы эзләмиләр, мин куйган урыннан караңгы төшкәнче ташый бирәләр.
Умарталарны кояшлы көнне күләгәдә 8-10 градус җылы булганда, гадәттә иртәнге яктарак, сәгать 10 -11тирәсендә, чыгарабыз. Урыннарына урнаштыргач, кортларның ничек очыш ясавын игътибар белән күзәтеп торабыз. Мин кичке якта чыгарып куеп, икенче көнне генә очыш ясатырга әзерләүне мактамыйм. Кайберәүләр шулай итә. Кичтән чыгаргач, кортлар бу көнне чыгып оча алмый. Ләкин иртәгәне көтеп, тик тормый, барыбер алар шунда йөри башлый. Күтәреп йөрткәндә умарта селкенгәләгәндә кузгалып, леток тишеге янына килә һәм чыгарга урын эзли. Тишек тапса, чыгалар да. Эче тулган җан иясе нишләсен, иртәгәне көтеп тормый.
Барлык умарталарны урнаштыргач кына, башта чыкканнарын аралап, ача башларга кирәк. Кортлар ялгышып, икенчеләренә кермәсен өчен бер-берсеннән читтәрәк булганнары ачыла. Летоктан озаграк чыкмый торсалар, шунда ук борчылырга ярамый. Үзләре күренә башлаганчы сабырлык белән көтәргә кирәк. Тимерчыбык ярдәмендә леток тишеген үлгән кортлардан сак кына тазарт. Алай да күренми торсалар, шланг белән тыңлап карыйлар. Һаман да гөжләгәннәрен ишетмәсәгез, әкрен генә суккалагыз. Тавыш ишетелсә, димәк, бу умартагызда корт семьясы башкаларына караганда яхшырак яшәгән, түзәрлек булган дигән сүз. Монысы хәтта, икенче көнне генә очыш ясап, тазарынырга ихтимал. Шуннан соң гына, көн җылы булган очракта, ачып аңа күз салалар.
Эче ныклап тулганнар исә умарта летокларын ачу белән үк тизрәк тышка ашыга, эчләре китеп, умарта стеналарын пычрата. Соңрак аларга ярдәм күрсәтергә була. Андый корт гаиләләрен дару белән дәвалыйлар. Тик һава температурасының бераз күтәрелүен көтәргә кирәк. Эчен карыйм әле дип умарталарны салкында ачып, яшь үрчемне чирләтүчеләр дә бар. Аннан аскосфероз авыруы башлана.
Умарталарны тышка чыгарып урнаштырган көнне үк эчтәге кортларны күрергә, рамнарны кузгатып, үрчемнәрне тикшерергә ашыкмыйбыз. Тышта һава температурасының 18-20 градуска күтәрелүен көтәбез. Тик шуннан соң гына ояларны тазартабыз, яңа кәрәзле рамнар бирәбез. Ояларындагы азыклары бетүеннән курыкмыйбыз, чөнки көздән кышкылык азыкны җитәрлек сыйфатлыларын гына калдырабыз.
Фото: Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.