Кайсыбер чәч буяуларының бик зыянлы булуы мөмкин һәм алар яман шеш авыруына китерә ала, дип кисәтә А.Н.Реформатский исемендәге Русия технологик университетының органик булмаган химия кафедрасы доценты Андрей Дорохов. Чәч буявы эченә кергән кайбер матдәләр зыянлы була ала. "Базарда куркыныч тудыручы матдәләре булган продуктларны һаман да очратырга мөмкин. Кайсыбер чәч буяуларын озак вакыт файдалануга бәйле яман шешләрнең кайсыбер төрләренең килеп чыгу куркынычы бар. Аларны сайлаганда игътибарлы булырга һәм составларын өйрәнергә кирәк", - дигән киңәшен бирә химик.
Тәү чиратта буяуга аллергия китереп чыгара алган компоненетлар керә. Шуларның берсе - перманент буяуларда очраучы аммиак. Ул сулыш юлларын ялкынсыта һәм тирене корыта ала.
"Парафенилендиамин һәм 4-метилпарабен, буяуның төсен ныгытырга ярдәм итүче хуш исле аминнар билгеле аллергеннар һәм алар зыянлы була ала. Хуш ис бирү сыйфатында файдаланылучы лилий альдегиды - тагын да бер куркыныч матдә . Ул, түлсезлек һәм башка җитди проблемаларга китереп, кешенең репродуктив системасына тискәре йогынты ясый ала", ди галим.
Химик аммиак һәм парабеннары аз булган сыйфатлы чәч буяулары сайларга киңәш итә. Ул шулай ук чәчләрне еш буямаска һәм булдыра алганча чәч буявын баш тиресенә тидермәскә киңәш итә.
Фото: kasheloff.ru