Милли проектлар
1 апрель 2025, 14:40

Әти-әниләр өчен тынгысыз чор башланды

Башкортстанда 12 мең баланың әти-әнисе баланы беренче сыйныфка яздыру өчен гариза биргән.

Әти-әниләр өчен тынгысыз чор башландыӘти-әниләр өчен тынгысыз чор башланды
Әти-әниләр өчен тынгысыз чор башланды

Баланы беренче сыйныфка яздыру процессы беренче апрельгә каршы төндә башланды һәм хәзерге вакытта дәвам итә. Цифрлы продуктлар булдыру «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты максатларына туры килә.

- Баланы беренче сыйныфка федераль һәм төбәк “дәүләт хезмәтләре” порталлары аша гына түгел, ә “дәүләт хезмәтләре” аша авторизацияләнеп, мәктәпләрне комплектлау сайтында да язып була.

   Моннан тыш, сайтта мәктәпләрдә беренче сыйныф өчен буш урыннар булуы турында мәгълүмат бар – моның  өчен уку йортының районын һәм номерын күрсәтү дә җитә, – ди Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

  Яздыру процессында Уфа, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Октябрьск, Сибай шәһәрләре, шулай ук Туймазы, Уфа, Ишембай һәм Бәләбәй районнары аеруча актив булды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас