Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 март 2025, 11:40

Пенсия түләүне кайсы очракта туктатып торырга мөмкиннәр?

Әлеге хәбәр аерым төр категория гражданнарга кагыла, ди экономист.

Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәр
Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәр

"Иминият пенсиясен түләүне туктатырга ярамый, әмма кайбер нигезләр буенча туктатып торырга мөмкин", дип сөйләде РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының "Кеше ресурслары белән идарә итү" база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.
Аерым алганда, бу мөмкин, әгәр пенсионер почтальон китергән акчаны алалмый икән. Яисә ул яшәгән территориядә безнең ил белән түләү турында килешүе булган җиргә киткән икән.
Тагын бер очрак: Русиядәге чит ил гражданины яки гражданлыгы булмаган затның биредә яшәү хокукы бетү.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ", Олег Яровиков.

Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәр
Пенсия түләүне туктатып торырга мөмкиннәр
Автор:
Читайте нас