Башкарылган ремонт эшләрен Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Роберт Иштуков, Башкортостан Дәүләт Җыены-Корылтае Рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, хастаханәнең баш табибы Рафаэль Зыятдинов, «ЛАКИ» хәйрия фонды президенты Татьяна Есаулкова һәм попечительләр советы әгъзасы һәм Башкортстан төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм фондының җәмәгатьчелек белән элемтә буенча җитәкчесе урынбасары Антонина Миненко кабул итте.
«ЛАКИ» хәйрия фонды көче һәм Нефтекама шәһәр округы депутатлары ярдәме белән зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган биредә. Балалар хирургиясе бүлеге комплекслы рәвештә яңарган. Өч ай эчендә хастаханәнең 600 кв.м. артык мәйданлы хирургия бүлеге тулысынча үзгәргән. Биредә ел саен 800дән артык бала дәвалана икән.
Биредә уен бүлмәсенең һәм бүлекчә коридорларының сәнгати бизәлешенә дә аерым игътибар бирелгән. Монда фонд талисманы - Лаки аю баласы төшерелгән рәсемнәр барлыкка килгән.
Моннан тыш, өлкә депутатлары хирургиядә дәвалана торган бүлекнең кечкенә пациентлары өчен уеннарны, китаплар һәм уенчыклар бүләк итте. Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров акциянең кураторы булган.
Пациентлар өчен уңайлылык - табиблар өчен өстенлек
"Элек бүлек нык иске иде - монда озак еллар ремонт булмады, стеналар тузган, санузеллардагы элеккеге сантехника -болар барысы да капиталь ремонт таләп итте. Хәзер безнең бүлек барлык заманча стандартларга туры килә. Яңа шартлар балаларга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәр, дип ышанам. Без фондка акча бүлеп бирү һәм бөтен бүлекне комплекслы, югары дәрәҗәдә ремонтлау мөмкинлеге тууы өчен бик рәхмәтле. Күрсәткән ярдәмегез өчен без бик шат һәм рәхмәтле!"- диде хастаханәнең баш табибы Рафаэль Зыятдинов.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.