Җинаять һәм җәза
2 апрель 2025, 08:20

Суд приставларыннан бәдрәфкә кереп качкан

Үз баласын карарга теләмәгән ир турында кызык та, кызганыч та бер хәл. 

Суд приставларыннан бәдрәфкә кереп качканСуд приставларыннан бәдрәфкә кереп качкан
Суд приставларыннан бәдрәфкә кереп качкан

Суд приставлары алименты җыелган бер ирне эзләгән вакытта кызыклы да һәм кызганыч та хәлгә юлыкканнар.

Дәүләкән районында яшәүче бер ирнең үз баласына алимент буенча ярты миллион сумнан артык бурычы җыелган. Хәтта, 80 сәгать мәҗбүри эшләр турындагы суд карарыннан соң да, бу ир бурычын түләргә ашыкмаган.

Суд приставлары аны эзләргә керешкән, туганнары йортына берничә тапкыр килгәннәр. Ләкин аны тота алмаганнар - вахтага китте, дигәннәр.

УФССП хезмәткәрләре рейдларының берсендә, бу йортка икенче тапкыр эзләп кергән вакытта, бу ирнең якыннары өстәл артында эчеп утырган. Табынга күз салгач, приставлар өйдә тагын кемдер барлыгын аңлап алганнар.

Ир озак качып утыра алмаган —  бәдрәфтән аның төчкергәне ишетелгән. Суд приставлары аны шулай тиз таьып чыгарган.

Балаларына акча түләмәү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе).

Чыганак: utv.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас