Башкортстан урманчылары үсентеләр утыртуга актив әзерләнә башлады. БР Урман хуҗалыгы министрлыгында сөйләүләренчә, хәзер белгечләр үсентеләрне кар буртларына сала, ә дым бетмәсен өчен аларны пычкы оны яисә салам белән каплыйлар.
Питомникларда утыртылган үсентеләр тыгыз кар кабыгы астында авырмасын өчен, урманчылар кул белән карда тишекләр тишәләр.
Бу эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау»федераль проекты кысаларында башкарыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстан һәрвакыт урманнарны яңадан тергезү буенча йөкләмәне арттырып үти. 2024 елда урманнар 16 мең га мәйданда тергезелгән – бу планнан 18,5% ка күбрәк.