Апрель җиле ярсына,
Сулар боздан арчыла...
(Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА шигыреннән өзек).
Ни өчен апрель шулай атала?
“Апрель” сүзе килеп чыгышының берничә версиясе бар.
Аларның берсе буенча, айның исеме латин фигыле “aperire” яки “aperio” – “ачарга” белән бәйле. Бу айда яз ачыла, ягъни башлана, агачлар һәм үсемлекләр чәчәк ата.
Икенче версия буенча, айның исеме латинча “apricus” – “кояш җылыткан” сүзеннән килеп чыккан.
Шулай ук икенче яз ае атамасы грекларның мәхәббәт, матурлык, уңдырышлылык һәм яз алиһәсе Афродитага бәйле дигән фикер дә бар. Рим мифологиясендә аңа Венера алиһәсе туры килгән.
1 – Халыкара көлке көне.
Халыкара кошлар көне.
2 – Беларусь һәм Русия халыкларының берләшүе көне.
5 – Халыкара әхлак көне.
6 – Русия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.
Геологлар көне.
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
8 – Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне.
11 – Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне.
12 – Космонавтика көне.
13 – Меценатлар һәм хәйриячеләр көне.
15 – Халыкара мәдәният көне.
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
19 – Русия полиграфиясе көне.
Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмнары көне.
Умырзая көне.
20 – Русия донорлары көне.
Пасха бәйрәме.
21 – Җирле үзидарә көне.
РФның атказанган артисты, РБ һәм РТның халык артисты Идрис Мөдәрис улы Газиевка – 65 яшь (1960).
22 – Халыкара Җир көне.
Совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Ульянов (Ленин) Владимир Ильичның тууына – 155 ел (1870).
23 - Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне.
24 – Халыкара яшьләр теләктәшлеге көне.
25 – Кызлар көне.
Халыкара ДНК көне.
Җырчы, БР халык артисты Әлфия Морзабулат кызы Юлчуринага – 65 яшь (1960)
26 – 80 ел элек рейхстагка Җиңү байрагы эленде (1945). Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын элүче – Мишкә районы Янакош авылында туып-үскән татар егете Гази Казыйхан улы Заһитов.
Халыкара ветеринария табиблары көне.
27 – Русия парламентаризмы көне.
28 – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Геннадьевич Назаровка – 55 яшь (1970)
29 – Халыкара бию көне.
30 – Янгыннан саклау көне.