Җинаять һәм җәза
31 Марта 2025, 09:58

Полиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткән

Сиздертмичә генә берничә ел баеп яткан, тик әле аның эзенә төшкәннәр. 

Полиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткәнПолиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткән
Полиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткән

Башкортстанда полиция хезмәткәре легаль булмаган бизнеска ярдәм иткән.

Хокук саклау органнарының элеккеге хезмәткәре "кара" эшкуарлыкның яклаучысы булып чыккан, дип хәбәр иткән Тикшерү комитеты.

Ведомствоның игътибарын Башкортстанның Мәләвез районының элекке полицейскийның кылган эшләре җәлеп иткән. Тикшерү версиясе буенча, 2014-2018 елларда бер эшкуар даими рәвештә эчке эшләр министрлыгы башлыгының райондагы урынбасарына акча «төрткән». Моның өчен ул район территориясендә кулланылмыйча яткан тимер торбаларны урлауда "күз йомган".

Дүрт ел эчендә бу бизнес төре, хокук саклаучылар исәпләве буенча, полицейскийны 2,5 млн сумга баеткан.

Ныклап тикшерү киткәч ул эшеннән киткән. Шикләнелүче тоткарланган. Полиция хезмәткәренең ике фатирына, җир кишәрлегенә һәм гаражына арест салганнар. Гаепләнүченең банк исәбендә 10 млн декларацияләнмәгән акчасын тапканнар, аларны шулай ук дәүләт исәбенп тартып алганнар.

Элеккеге хезмәткәрне эштән китү сәбәбен дә үзгәрткәннәр: хәзер хезмәт кенәгәсендә "үз теләге белән" түгел, ә "куылган" дип язылачак.

Чыганак: mkset.ru ️

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас