31 март иртәсенә теркәлгән катнашучылар саны 1915 кешене тәшкил итә. Аларның абсолют күпчелеге: Башкортстанда яшәүчеләр(94%), әмма программа илнең башка төбәкләрендә дә, яңа субъектларны да кертеп, кызыксыну уята. Барлыгы Русиянең 50 төбәгеннән гариза биргәннәр.
Теркәлүчеләрнең 70 проценты(1332 кеше) МХОда катнашуын дәвам итә. Һәм шул да игътибарга лаек: 4% чамасы-хатын-кызлар.
Кичкә статистика үзгәрергә мөмкин, ахыргы нәтиҗәләр соңрак ясалачак. Әмма хәзер үк билгеле, Башкортстан – программада катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук проектлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла.
Теркәлүләр булды, ә алга таба нәрсә соң? 5-8 апрель көннәрендә – тест, 14 апрельдән 12 майга кадәр әңгәмәләр үтәчәк алар.
Әгәр сез ГероиБашкортостана.рф сайтында теркәлергә өлгермәгән булсагыз, моны хәзер үк эшләгез. Нәкъ вакыты! Сезнең тәҗрибәгез, белемегез, энергиягез, иң яхшы сыйфатларыгыз республикабыз өчен бик кирәк!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.