Динебез – Ислам
28 март 2025, 14:21

Хуш, Изге Рамазан!

Рамазан аеның 27 нче кичәсендә Мәккә шәһәрендә 3,4 миллион хаҗи Палестинада тынычлык урнашсын дип дога кылып рекорд куйган.

Хуш, Изге Рамазан!Хуш, Изге Рамазан!
Хуш, Изге Рамазан!

 

Изге Рамазан ае да үтеп китеп бара. Иртәгә соңгы ураза көне һәм бүген соңгы тәравих намазы укылачак.

Рамазан аеның 27 нче кичәсендә Мәккә шәһәрендә 3,4 миллион хаҗи Палестинада тынычлык урнашсын дип дога кылып рекорд куйган.

Быелгы Рамазан аеның беренче ун көнендә Мәккә шәһәренә 25 миллион кеше барган. 5,5 миллион кеше кече хаҗ гамәлләрен үтәгән. Мәчетнең чисталыгын  көн саен 4 мең кеше тәэмин иткән, 11 мең хезмәткәр мәчет чэендәге эшләр белән идарә иткән. Мәчет көненә биш тапкыр юыла, лифтлар, эскалаторлар контрольда тотыла. Мәчет территориясендә Зәмзәм суы тутырылган 20 мең контейнер урнаштырылган. Мәчет дөньядагы иң зур кондиционер системасы белән җиһазландырылган.

Чыганак: kazislam.kz/ru/

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас