Гаддәтгечә, тантаналы төстәге озату чарасы «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданчыктан оештырылды.
МХО башланганнан бирле Башкортстанда хәрби хезмәткәрләр белән 370тән артык колоннаны озата бару тәэмин ителгән. Бүгенге язгы иртәдә исә мобилизация вакытында киткән яугирләребезне кыска вакытлы ялдан соң озату булды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов батыр ир-егетләребезгә хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Сезне, Ватанны саклаучыларны чиксез хөрмәт белән сәламлим. Инде 2,5 елдан артык сез МХО зонасында хезмәт итәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Якташларыбыз хезмәт итә торган частьләр күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин чыгышында билгеләп үтелде. Без сезнең белән горурланабыз, батырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Җиңү һәрхәлдә безнең кулда булачак. Сез чын геройлар, патриотлар һәм Ватанны саклаучылар, безнең барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык үрнәге. Без генерал Шәйморатовның: «Салават токымнары чигенә белмиләр», дигән батырларының варислары. Без сезгә һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез. Сезне Җиңү белән көтәбез!», — диде ул.
Тантаналы озату Уфа шәһәрендә атна саен диярлек әлеге мәйданда үткәрелә. Яугирләрне аларның гаиләләре, якыннары һәм туганнары, волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм активистлар озатып кала. Хәрбиләр билгеләп үткәнчә, алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бирелгән уңайлы автобусларда кайталар һәм китәләр.
Аларның сүзләренә караганда, башка төбәкләрдән булган хәрби иптәшләре ватандашларыбызга карата шундый кайгыртучанлыкны белгәч гаҗәпләнә.
Чыганак: «Панорама Башкортостана».