Иң популяр ярдәм чарасы булып – балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә яугирләрнең балаларын бушлай ашату тора. Бүгенге көндә 5,6 мең бала балалар бакчасына йөргәне өчен түләми. 3,7 мең мәктәп укучысы һәм 1 мең студент бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә.
Икенче урында республикадагы 15 санаторийның берсенә бушлай юллама алу тора. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 3 мең гаилә әгъзасы бу төр ярдәм чарасы белән файдаланган. 2,8 мең бала төрле түгәрәкләргә бушка йөри. Шәхси торак йортта яшәүче 500 кешегә газ кертергә сертификат бирелгән.
Әйткәндәй, РФ Оборона мнистрлыгы белән контракт төзегән очракта, аларның үзләренә һәм гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм күрсәтү чарасы каралган. Бер тапкыр 2 миллион сум акча түләнә һәм ай саен 210 мең сумнан алып эш хакы түләнә. “Защитник” үзәгенең кайнар линиясе номеры - +7(800)550-55-25, шулай ук бөтен мәгълүматны Башбат.рф сайтыннан алырга була.