Американың Техас штатында, Wi-Fi-ны сүндергәне өчен, балигъ яшькә җитмәгән өч кыз бала әниләренә һөҗүм иткән.
Полиция белдерүенчә, 14, 15 һәм 16 яшьтәге өч бертуган кыз өйдә интернетны сүндергәне өчен әниләренә ябырылган. Өчесе дә кулларына пычак алып, балаларыннын куркып йөгергән әниләрен куа башлаган. Кызларның берсе хәтта әниләренә кирпеч белән сугып өлгергән. Кызларны картәниләре туктатырга тырышкан, ләкин үсмерләр аны бәреп кенә очырган. Шунысы яхшы, ана да, картәни дә җитди яралану алмаган. Үсмер кызлар кулга алынган, аларны балигъ яшьтә булмаган хокук бозучылар үзәгенә япканнар.
Интернет, бер яктан дөнья казанышы булып саналса, икенче яктан, ул балалар һәм үсмерләр өчен зур куркыныч тудыра. Балалар күз ачып йомган арада интернетка бәйләнә, баш-аяклары белән аның чоңгылына чумалар, аларны аннан тартып алу гаять кыйммәткә төшә, ягъни кайсыберләренә белгеч ярдәме кирәк. Атаны - ата, ананы - ана итә белмәгән ахырзаман балалары менә шундый буладыр инде.
Фото: Pinterest