Барлык яңалыклар
10
Мәдәни мохит
28 март , 21:45

Сәхнә минем тормышым!

Үзенең күркәм юбилеен каршылаган Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты, «Сәйяр» республика иҗат үзәге җитәкчесе, популяр актер һәм җырчы Идрис Кәлимуллин белән сәхнә иҗаты, тормыш сынаулары һәм бәхет серләре турында сөйләшеп алдык.

Сәхнә минем тормышым!
Сәхнә минем тормышым!

Үзенең күркәм юбилеен каршылаган Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты, «Сәйяр» республика иҗат үзәге җитәкчесе, популяр актер һәм җырчы Идрис Кәлимуллин белән бүген сәхнә иҗаты, тормыш сынаулары һәм бәхет серләре турында сөйләшәбез.

-Идрис абый, (якташлыктан файдаланып, шулай дип эндәшсәм ярыйдыр) Сез Башкортстан театр сәнгате тарихында яңа ачылган ике театрның беренче актерлары исемлегендә торасыз.

- Әйе, минем иҗат тормышыма шундый вакыт туры килде. Тарихи моментлар дип әйтергә мөмкин. Ни дисәң дә, көн дә театрлар ачылмый. Безнең курс 4 ел эчендә укып бетерергә тиеш иде. Тагын бер ел өстәп, безне Яшь тамашачылар театры өчен махсус әзерләделәр. Курсыбыз белән килдек без анда. Академтеатрдан берничә актер килде, тагын башка җирдән берничә кеше кушылды... Шулай  беренче труппа барлыкка килде. “Беренче актрелар” буларак тарихка кереп калу күңелле ул, әмма аның авырлы да аз булмады. Ул вакытта бүгенге кебек шау-гөр килгән техникалар юк. Ә гастрольләргә төпкел авылларга да йөрибез. Декорацияләрне ЗИЛ машинасына төяп, бер колхоздан икенче колхозга барасың. Тузанлы салкын клубларда уйнарга туры килде. Аннан соң театрның үзенең дә бинасы реконструкциядән соң гына... 

Илеш булгач, үзең дә беләсең, урталыкта кала торган кешеләр түгел без. “Быть или не быть” дигән кебек. Актер икән, димәк, яхшы актер булырга! Миңа театрга килгәндә үк “романтик образ” бирелде. Аны “герой-любовник” диләр инде. Диплом эше спектакльләреннән үк шул амплуада эшли башладым.  Ә театрга эшкә килгәч,  Рим Хәсәновның З. Биишева повестенә нигезләнеп язылган “Мәхәббәт һәм нәфрәт” мюзиклында төп рольне башкардым. Башкортстан сәхнәсендә тамашачыны шаккатырган беренче спектакль булды ул, чөнки анда герой белән героиня ялангач кала торган күренеш бар иде. Әлбәттә, хәзер сәхнәдә, бигрәк тә Мәскәүдә ниләр генә кыланмыйлар. Әмма ул вакытта, 90 елларда, көтелмәгән хәл иде ул. Шул моментны карар өчен тамашачылар гына түгел, гримерныйлардан актерлар да, декораторлар да эшләрен ташлап, сәхнә читенә тезелеп басалар иде. Ә тамашачыларны әйтәсе дә түгел инде. Яшьләр, бигрәк тә кызлар арасында популярлык артып китте. Тугызар мәртәбә шул спектакльне килеп караучылар булды. Шушы күренеш өчен генә түгел инде билгеле. Ул бик матур, җырлы спектакль иде.

-Шундый популяр чагыгызда Сез “Нур” театрына күчтегезме?

- Әйе, шундый популярлык яулаган мизгелдә “Нур” театры ачыла дигән сүз йөри башлады. Мәҗит Тимерҗан улы Мөдәрисов ныкышмалылыгы булмаса, ул вакытта татар театры ачылмас та иде, мөгаен. Татар җанлы, милләткә карата мәхәббәте чиксез булган бөек шәхесебез ул. Аның дәрәҗәсен, кызганычка каршы, әле булса аңлап, бәһалап бетермиләр шикелле. Менә шул вакытларда труппа җыя башладылар. Ә труппа “дәүләт театры” исемен алырлык дәрәҗәдә көчле булырга тиеш. Аның үз кагыйдәләре бар бит. Ул моментларны искә алсаң...

Берзаман театр фойесында Мәҗит Мөдәрисов, Байрас Ибраһимов һәм Олег Ханов тавышланып киттеләр. Яшь тамашачылар театрын җитәкләүче Олег Закировичның мине җибәрәсе килми, ә Мәҗит Тимерзянович “Нур”га “тарта”. Әнә шулай йолкып диярлек алып киттеләр. Һәм янә “нульдән”  башларга кирәк иде: бина юк, сәхнә юк, шартлар юк... Әмма “Нур” театры “размах” белән эшен алып китте. Спектакль артыннан спектакль куелды, чөнки репертуар кирәк иде. Роль артыннан роль уйналды. Ятлап кына өлгер! Анда мин шундый ук амплуа белән килгән идем. Аннан инде социаль геройга да күчелде.  Илдар Юзеевның “Кыз казларын”да Малик роленә кереп киттем. Дублерсыз уйнадым. Артка карасаң, кыска гына вакытта бер актерның гомер буена җитәрлек ролен уйнаганмын.

Менә шулай “җиңел” генә ике театрга нигез салучы актер буларак энциклопедия кергән актер мин.

-Балкып торган театрга килеп, уңайлы шартларда эшләргә туры килсә, мондый дәрәҗәдә иҗат итә алыр идегез микән?

-Әллә инде, анысын хәзер беркем дә төгәл әйтә алмас... Әмма шунысы кайчак уйландыра, интернетка кереп карасаң, бүген барысы да “бөек” тә “мәҗһүр” һәм “легендар”... Артисты да, язучысы да, башкасы да... Ә безнең заманда бөекләр рәтендә Гагарин белән Тукай гына бар иде. Бөекләрне шулай дип белә идек...

-Ә ни өчен театрдан киттегез?

- Мин генә түгел, ул вакытта театрдан тугыз актер бер-бер артлы китте. Сәбәпләре булды инде. Анысын хәзер сөйләп торуның кирәге юк. Аннан соң төрле вариантлар каралды. Шулар арасында  М. Гафури исемендәге академ театрга бару да бар иде. Хәтта барып эш белешкән дә идем... Әмма  “Нур”дан соң башка театрда үземне күрми идем. Төн буе уйланып чыктым да... театрны үзем булдырырга кирәк дигән карарга килдем. Байрас Надыйм улы белән киңәшләшеп, беренче татар театрының исемен алып, “Сәйәр” эстрада театрын ачтым.  Эстрада белән театрның синтезы булды ул. Бик уңышлы, миңа калса, кыска гына вакыт эчендә популяр булып китте. Бер ел үтүгә Татарстанга чакыру алдым. Баулы шәһәренә чыгышыбызны Минтимер Шәрип улы Шәймиев күреп, Казанга чакырды. Әмма ул вакытта туганлык хисләре өскәрәк чыкты. Абый: “Без биш кенә бала, гомер бер генә бирелә. Читкә таралып, араларны ерагайтмыйк”, - диде. Гаиләдә ике генә ир бала идек без. Ике апам һәм бер сеңлем бар. Туганнардан ерак китмәскә булдым.  

-Бүгенге көндә “Сәйяр” эстрада театры гына түгел. Аның  эшчәнлеге киңрәк дип аңлыйм.

-Әйе,  аның нигезендә “Сәйяр” республика яшьләр үзәге дигән оешма барлыкка килде. Иҗтимагый оешма ул. Коммерция гына күз уңында тотылмый. Беренче урында - җәмгыятьтә файдалы эшләр башкару. Балалар йортларында, картлар йортларында чыгыш ясыйбыз. Патронаж гаиләләр белнә чаралар үткәрәбез.

9 майда Җиңү бәйрәмендә чыгыш ясау - традиция. Ветераннары (хәзер Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады бит инде, тыл хезмәтчәннәренә) башка сугыш ветераннары алдында концерт белән чыгыш ясыйбыз. Партнерларыбыз белән үземнең Шәммәт авылында Пограничниклар көне үткәрә башлаган идем. Авылда башлаган чара район күләмендә зурайды.

-Шәммәткә еш кайтып йөрисезме?

- Кызганычка каршы, сирәк. Беләсезме, нигезне тотып, балаларны туган җиренә тартып торучы төп көч – ул әнкәйләр. Кеше инстинкт буенча канат астына сыенган кебек әнкәсе яшәгән авылга  кайта. Ә ул булмагач, кендеге киселгән кебек, авылдан тора-бара читләшә. Алтын өелеп торса да, әнкәй булмаган авыл башка инде ул. Мин калын тиреле кеше түгел, бик хисчәнмен. Әнкәйгә кайгы салып, гомерен мин дә кыскартканмындыр дип уйланам кайткан саен. Чир сорап килми, әлбәттә. Әмма аяксыз кала язганда минем өчен бик нык борчылды бит ул... Тормышта шул үкенеч бар... Актер кешенең ял көннәре юк бит. Шимбә-якшәмбеләрдә дә эшләргә туры килде.  Күп вакытта кайталмый да калдым. “Кайтам дигәч, кайтмый калмагыз” дип үземә җырлыйм мин. Җырлыйм да елап та җибәрәм. Дөнья мәшәкатьләренә, эшкә алданып, шушы кыска гына гомердә иң якын кешең белән күбрәк булмаганыңны соң гына аңлыйсың шул...

Әйе, аның икенче ягы да бар инде. Син һөнәрне сайлагансың һәм лаеклы итеп тиешле дәрәҗәдә аны башкара алмыйсың икән, шулай ук әнкәй алдында оят булыр иде. Бөтен уңышларыбызны беренче чиратта әнкәйгә күрсәтәбез.  Аны шатландырырга омтылабыз. Шөкер, әнкәй минем чын артист булуымны күрде.  

- Сезнең өч кыз әтисе икәнегезне беләбез. Бабай булдыгызмы әле? Оныкларыбыз бармы?

-Өч кызыбызның берсе кияүдә. Гаиләсе белән Уфада яши. Бер оныгым бар – Мәрьям.

- Өч кыздан соң оныкны малай көткәнсездер инде...

-Булыр әле, булыр, Аллаһ боерса. Малай көтәм инде ул.

-Кызларыгызның берсе дә сәнгатьтә түгел, әйеме?

-Әйе, сәнгать юлын сайламадылар. Минем укытучым Фәрдүнә Касыймовна “Дианабыз шундый чибәр актриса булачак, сәнгать институтына керсен” дип үгетли торгач, зурысы сәнгать институтына кергән иде. Актерлыкка түгел, режиссерлыкны сайлады. Нефть университеты белән параллель рәвештә укырга нияте бар иде. Әмма сөйгәне белән аралары бозыла, көнләшү керә башлады да, сиңа икенең берсен сайларга туры килә, кызым, дидем. Ул мөнәсәбәтләрен сайлады.

-Киявегез белән уртак телне тиз таптыгызмы?

- Мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Кияү минем дусым кебек. Аның белән теләсә кайсы темага иркенләп сөйләшеп була. Милләте буенча чечен ул. 1996 елда Башкортстанга  килеп урнашканнар. Кода-кодагый да бик яхшы кешеләр.  Яхшы гаилә белән кушылдык.

-Кушылдык дигәннән, Гүзәл апа белән кавышу тарихыгызны да искә төшереп алыйк әле. Яшьли популярлык яулаган актер янында кызлар бик күп чуалгандыр бит. Ә сез нәкъ аны сайлагансыз...

- Язмыш булгандыр инде. Сәнгать институтында укыган вакытта мине армиягә алдылар. Аннан кайткач инде икенче потокка эләктем. Ә Гүзәл яңа гына укырга кергән иде. Элек студентларны көзге эшләргә йөртү бар иде бит. Безне дә автобусларга төяп, Подымалово басуына кишер җыярга алып киттеләр. Әнә шунда автобуста ахирәте белән көлешеп китеп барган кызга игътибар иттем. Бәләкәй генә буйлы, куллары да бәләкәй, бармаклары да бәләкәй генә... Чәнти бармагын тоткан идем карап тора миңа мөлдерәп... Әнә шул чәнти бармактан башланды инде безнең тарих. Һәм өч кыз һәм бер оныкка барып җитте әлегә.  Без 1989 елда өйләнештек. Аңа кадәр 3 ел җитәкләшеп йөрдек. Салават Әхсәнов әле дә көлеп сөйли. “Сөйләшми генә җитәкләшеп арлы-бирле тик йөри идегез”,- ди. Ул шәһәр кызы, мин авыл егете. Мин урысча яхшы белмәгәнмендер инде, ул татарча дигәндәй. Сүзләр аша түгел, ә тоемлау аша тапканбыз без бер-беребезне.

-Гаилә тормышына популярлыкның комачаулаган чаклар булдымы?

- Булмады дип алдашып булмый инде. Хат язулар, запискалар, мәхәббәт белдерүләр- берсе дә кламады. Ул чакта әллә ни уйламаганмын да инде, ә еллар үткәч, ничек түзде икән барысына да дим. Артист тормышының кире ягы инде ул. Тискәре берәр геройны, зимагурны, мәсәлән, уйнасаң, бер хәл булыр иде. Ә син гашыйк иттерә торган рольләрне уйныйсың да уйныйсың. Сиңа гашыйк булалар да булалар....

Бервакыт сәхнәдә үбешү күренешен карап торгач, “Син чынлап яратасың аны” дигән иде. Ә минем өчен бу комплемент кебек ишетелә. Хатыныңны да ышандыргансың икән, димәк син шәп артист! Тамашачы ышанмый булдыра алмый?! Аннары герой-любовникны уйнап, тамашачыларның мәхәббәтен дә яулый алмагансың икән, нинди актер буласың инде?

Сәнгатьтән ераграк кеше булса, бәлки, түзә дә алмас иде. Ә Гүзәл минем эшемне аңлады, дөрес бәһалады.

-Сәхнәдә кызыклы хәлләр була идеме?

-Иң истә калган берсен сөйлим. Бер актриса белән “Ак калфак”та уйныйбыз. Ул  - Хәмдия, мин - Бакый. Әсәрнең эчтәлеген хәтерлисездер инде: Шахтимер Бакыйның аркасына китереп кадый да, ул сәхнәдә егылып үлә. “Үлгәч” ятам тамашачы каршында селкенми генә. Ә җәй көннәрендә клубта җылы, олы-олы чебеннәр килеп куналар, олы танау эченә кереп китәләр... Сәхнәдә үлеп яткан кеше үзе чебен куып ята алмый бит инде. Хәмдияне уйнаган актриса җайлап кына сыпырган булып, биттән агып төшкән тирне дә сөртеп ала, чебенне дә куып җибәрә. Ә берәр көнне ялгыш ярамаган сүз әйтсәң, бетте инде!  Чебеннәр рәхәтләнеп йөри, ә ул кыймшанмый да юри карап тора. Яныңдагы партенрдан да күп нәрсә тора инде ул.

-Сезгә күпмедер вакыт сәхнәдән аерылып торырга туры килде. Моны авыр кичердегезме?

-Ике аякны да кисәбез дигәч, нык кына куркыткан иде, әлбәттә. Минем өчен сәхнә ябылды дип уйлаган идем. Операцияне Германиягә барып эшләттем. Ә анда икенче көнне үк аякка бастырып карадылар. “Бәй, яшәргә була икән” дип уйлап куйдым. Авыртулар да бик тиз басылды. Түшәктә ятып та тормадым диярлек. Артыгын да кайгырганмын кебк тоелды шунда. 3 айдан соң сәхнәдә идем инде. Начар төш кебек үтте дә китте ул. Хәзер аны уйлыйсым килми.  

Менә юбилей уңаеннан барлык дусларымны концретка җыярга исәпләп йөрим. Сәхнә түренә кәнәфи куеп, менеп утырырга исәп юк. Үземнең тамашачымны нык яратам, хөрмәт итәм. Һәм беренче чиратта аңа күңелсез булмаска тиеш дип саныйм. Кичәдә төрле тематика булачак: җир, мәхәббәт, әнккәйләр, патриотизм... Җырлар спектакль күренешләре белән үрелеп барган бик җанлы, кызык тамаша булырга тиеш. Миңа гына түгел, тамашачыга да бер бәйрәм булсын иде.

“Сәйяр”дә безнең эшчәнлек киң, әмма бернигә карамастан мин сәхнә артисты бит. Сәхнә минем тормышым!

 

Сәхнә минем тормышым!
Сәхнә минем тормышым!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: