Яңалыклар
29 март 2025, 05:38

Башкортстанның өч елгасында су күтәрелде

Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, су дәрәҗәсенең максималь үсеше Бишбүләк районының Дүсән авылында теркәлгән. Бер тәүлектә Дим елгасында су менү дәрәҗәсе 6 сантиметрга арткан һәм 410 сантиметрга җиткән.

Башкортстанның өч елгасында су күтәрелдеБашкортстанның өч елгасында су күтәрелде
Башкортстанның өч елгасында су күтәрелде

Үткән тәүлек эчендә «Система-112» үзәгенә Чишмә районында су басу турында 2 хәбәр кергәне билгеле. Хәбәр  итүләренчә, 3 муниципаль берәмлектә 4 шундый очрак контрольдә тотыла икән. Уфа шәһәрендә, Архангель һәм Чишмә районнарындагы вәзгыять күз уңында тотыла.

Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе түбәндәге җирләрдә булган. Мәләвез районының Воскресенское авылы янында Тор елгасында су дәрәҗәсе 4 сантиметрга күтәрелгән. Шулай ук Чишмә районының Бочкарево авылында Дим елгасы да да шулкадәр менгән. Бишбүләк районы Дүсән авылында Дим елгасының су биеклеге 6 сантиметрга арткан.

Ә кайбер елгалар инде ярларына кайта башлаган. Мәсәлән, башкала буенда  Агыйдел елгасында су 27 сантиметрга кимегән. Ә менә Бакалы районының Нагайбәк авылы янында Ык елгасы 12 сантиметрга төшкән.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты.

Башкортстанның өч елгасында су күтәрелде
Башкортстанның өч елгасында су күтәрелде
Автор:
Читайте нас