Барлык яңалыклар
10

Дуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илтте

Дуван районы хакимиятенең башлыгы Фаил Мөхәммәдиев махсус хәрби операциягә барды. Ул яугирләргә гуманитар ярдәм: посылкалар, азык-төлек, башка кирәк-яраклар һәм туганнарыннан хатлар тапшырды.

Дуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илтте
Дуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илтте

 — Артта 5000 километрдан артык юл, йөзләгән очрашулар, сөйләшүләр, кул кысып исәнлек-саулык сорашулар. Әмма иң мөһиме — хәрби рухның гаҗәеп көчен, бердәмлекне һәм җиңүгә ышанычны тою. Мин егетләрнең күзләренә карадым – аларда көч, ышаныч һәм ныклык, — дип билгеләп үтте Дуван районы башлыгы. — Без гуманитар ярдәм алып бардык: барлык посылкаларны, азык-төлекне, кирәк-яракларны, хатларны, туган йортыбызның изге сәламнәрен тапшырдык. 

Мөхәммәдиев сүзләренчә, укучыларның хатлары турында хәрбиләр аеруча хисләнеп сөйләгәннәр. «Укыйсың — һәм әйтерсең дә бер генә секундка өйгә кайтып киләсең, шул мизгелдә үк сине көтүләрен сизәсең», — дип әйткән аларның берсе. Чын күңелдән язылган бу гади юллар көч бирә, кәефне күтәрә, солдатларның ни өчен алгы сызыкта булуын искә төшерә икән.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча Дуван районының батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән яугирләренә медальләр бирелгән.

 — Дуван районында яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәсем килә — без сезнең белән бер гаилә булырга, яугирләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итәргә тиеш. Аллаһ үзләрен сакласын, тизрәк безнең егетләрнең исән-сау, җиңү белән кайту көне җитсен! Мин ышанам, бу көн һичшиксез якын киләчәктә булачак! — дип ассызыклады район җитәкчесе.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Мололодёжная газета".

Дуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илтте
Дуван районы башлыгы МХО зонасына ярдәм илтте
Автор:
Читайте нас: