Бүген, 26 мартта, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең 2024 елдагы эше турында еллык хисап тәкъдим итте. Ул икътисад, социаль өлкә, бизнес, тышкы бәйләнешләр, гомумән, яшәешнең күп якларын колачлаган юнәлешләр буенча исәп-хисап ясады.
Хөкүмәт рәисе билгеләп үткәнчә, Русия икътисады технологик һәм диверсификацияләнгән була бара, ә эчке тулаем продукт беренче тапкыр номиналь чагылышта 200 трлн сумнан артып киткән.
Премьер-министр, былтыр Русиядә Гаилә елы дип игълан ителүен искә төшереп, ата-аналар өчен социаль гарантияләрне киңәйтү чаралары турында сөйләде.
– Дәүләт гаилә сәясәтенең төп принцибы: балалар күбрәк булган саен – дәүләт ярдәме дәрәҗәсе дә югарырак. Хакимиятнең максаты – сыйфатлы икътисади үсеш, аның нигезендә кешеләрнең иминлеге һәм ярлылыкны киметү ята, – дип ассызыклады Хөкүмәт җитәкчесе.
Ул илне саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хөкүмәтнең өстенлеге булып кала, дип ассызыклады.
– Илне яклаучыларның һәм аларның туганнарының иминлеге – абсолют өстенлек, шул исәптән хөкүмәт эшендә, – дип белдерде ул.
Моннан тыш, Мишустин медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып барылуы турында бәян итте.
Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Русия Хөкүмәте эше турындагы йомгаклау докладын зур кызыксыну белән тыңладым, дип белдерде. Ул, үз фикере белән уртаклашып, болай диде:
– Михаил Мишустин җентекле анализ ясады, игътибарны төп казанышларга юнәлтте: алар – халыкның реаль керемнәре арту, эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе, балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәнәгать һәм сәламәтлек саклау үсеше, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Бу өстенлекләр Президент Юлламаларында һәм милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында билгеләнгән бурычларга тулысынча туры килә.
Соңгы еллар хисапларыннан аермалы буларак, ә алар күбесенчә пандемия, махсус хәрби операция һәм санкцияләр басымы кебек кискен кризис чакыруларын хәл итүгә юнәлтелгән иде, бу юлы ил үсешенең стратегик өстенлекләренә басым ясалды.
Шунысын билгеләп үтәсем килә, федераль инициативаларның уңышы күбесенчә аларның төбәк шартларына яраклашуына бәйле. Башкортстан өчен авыл территорияләренә ярдәм итү һәм агросәнәгать комплексын үстерү, кече һәм урта бизнесны стимуллаштыру, шулай ук федераль инфраструктура проектларын Уфа һәм Стәрлетамак кебек тиз үсә торган шәһәрләр ихтыяҗлары белән синхронлаштыру кебек юнәлешләр аеруча мөһим.
“Үзәк – төбәк – муниципалитет” вертикалендә хезмәттәшлекне алга таба ныгыту милли үсеш максатларын максималь нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудырачак дип ышанам. Бу агымдагы бурычларны хәл итәргә генә түгел, ә илнең киләчәктә чәчәк атуы өчен тотрыклы нигез булдырырга да мөмкинлек бирәчәк.