Мәкалә
Суд приставларыннан бәдрәфкә кереп качкан «Игелекле ихтыяр кешеләре» Бөтенрусия форумы уздыӘти-әниләр өчен тынгысыз чор башландыУрманчылар урман утыртырга әзерләнә«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул ителә башлады“Стартап трекеры” курсы үз эшен тәмамладыБашкортстан Кытайга тагын көнбагыш мае бирдеЯзгы ташу имин үтәме?Ни өчен апрель шулай атала?Илсөя Бәдретдинова иске агач өйдә яши аламы?Гөлназ Сәфәрова әле яңа гына җир тетрәгән Таиландка ялга киткәнУфа шифаханәсендә МХО яугирләре өчен тернәкләндерү үзәге булдырылачакНефтекама хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлегендә ремонт тәмамландыПолиция хезмәткәре "кара" бизнеска ярдәм иткәнМошенниклар йоклап ятмыйАлмаз Юнысовлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга «Башкортостан геройлары» теркәлергә ашык!Пенсия түләүне кайсы очракта туктатып торырга мөмкиннәр?Линолеум сайлаганда ниләр белеп тору хәерле?Ишембай – спорт дулкынында: Спартакиада гөрләде
Барлык яңалыклар
10

Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм

Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров ватандашларны Ураза гаете белән тәбрик итте.

Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм
Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм

Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары! Сезне чын күңелдән Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм! Изге Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамлана.

Бу изге көннең күп гасырлык традицияләре нигезендә гомум кешелек кыйммәтләре – гаиләгә мәхәббәт, ата-бабаларга хөрмәт, юмартлык һәм кунакчыллык ята. Безне якыннарыбыз, Ватаныбыз иминлеге турында хәстәрлек берләштерә.

Рамазан – мөселманнар өчен рухи үсеш, дога кылу, мохтаҗларга ярдәм итү вакыты. Бүген барлык мәчетләрдә дә игелекле гамәлләр кылырга, туган җирнең чәчәк атуы өчен барысын да эшләргә әзер булырга өндәү яңгырый.

Без традицион дини конфессияләр вәкилләре булган республика халкының берләшеп хәйрия эшендә катнашуын, мөһим социаль башлангычларны тормышка ашыруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүен күрәбез. Төрле милләт һәм дин әһелләре булган якташларыбыз иңгә-иң куеп Русиянең киләчәге өчен көрәшә. Без аларның җиңү белән исән-сау кайтуын телибез.

Ураза гаете – шәфкатьлелек, ярдәмләшү һәм бердәмлек турында искәртүче бәйрәм. Бу изге көндә өйләребез шатлыкка тулсын, ә йөрәкләребездә яхшылыкка өмет яшәсен.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, барлык изге башлангычларда уңышлар телим!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм
Радий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм
Автор:
Читайте нас: