Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
30 март , 11:34

Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте

Ата-аналар балигъ булганчы балалары өчен коммуналь түләүләрне түләргә тиеш икән. Хәтта бергә яшәмәсәләр дә! 

Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте
Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте

Бу хакта Русия Югары судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе билгеләмәсендә әйтелгән.

«Әгәр торак урынның (өлешнең) милекчесе балигъ булмаган кеше булса, торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычын аның ата-анасы аның белән бергә яшәү фактына карамыйча башкара», — дип ачыклык керттеләр анда.

Шул ук вакытта 14-18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне мөстәкыйль кертергә хокуклы, дип билгеләп үтте коллегия. Әгәр балигъ булмаган баланың торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акчасы җитмәсә, бу бурыч субсидия буенча аның ата-анасына йөкләнә, ләбаса.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «РИА Новости».

Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте
Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр итте
Автор:
Читайте нас: