Республика клиник перинаталь үзәгеннән шатлыклы яңалык бар. Анда эшләүче акушер-гинеколог Станислав Иваха хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә 50 яшьлек хатын-кыз беренче бәбиен тапкан. Шунысы игътибарга лаек - баласын табигый юл белән тудыра алган. Дөньяга 2,5 килограммлы малай туган.
Гүзәл күптәннән инде әни булырга хыялланган. ЭКО ярдәмендә, ниһаять, ул авырга узган, йөклелек вакытын да яхшы үткәргән. Бала үз вакытында туган.
"Әлеге вакытта икесенең дә хәлләре яхшы һәм якын арада алар өйләренә кайтып китәчәк — дип сөйләгән табиб. - Чынлыкта, бу ханымны герой дисәм дә була. 50 яшендә балага узарга тәвәккәлләп, сабыен үз көче белән тапты. Без аны әни булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм гаиләсенә исәнлек һәм мәхәббәт телибез, - дигән ул.
Иваха "бала табарга соңга калдым инде" дип өметен өзүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, шуны җиткергән: 50дән соң тормыш башлана гына, хыял - хыял булып кына калмасын өчен дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк, дигән.
"Мин баламны соң таптым“дигән төшенчә юк ул. Һәрнәрсәнең - үз вакыты. Ә табибларның бурычы - сезгә бу мизгелләрне җиңел үткәрергә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү», - дигән ул.
Чыганак: Башинформ