Яңалыклар
30 март 2025, 03:15

Республикада һава температурасы +15°С кадәр җылыначак

Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, алдагы өч көндә шактый җылы булачак.

Республикада һава температурасы +15°С кадәр җылыначакРеспубликада һава температурасы +15°С кадәр җылыначак
Республикада һава температурасы +15°С кадәр җылыначак

Бүген, 30 мартта, республикада явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә һава температурасы 0,-5°, көндез +9,+14°булыр, дип көтелә.

Иртәгә, 31 мартта, бераз салкынаячак һәм урыны белән бераз яңгыр явачак, көньяктан уртача яңгырга кадәр. Җил көньяктан, төньякка күчеп, уртача. Төнлә һава температурасы -2,+3°, көндез +8,+13°тәшкил итәчәк.

Апрельнең беренче көнендә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә -1,+4°, көндез +10,+15°. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ».

Республикада һава температурасы +15°С кадәр җылыначак
Республикада һава температурасы +15°С кадәр җылыначак
Автор:
Читайте нас