Уйланырга урын бар
30 март 2025, 05:57

Ритуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышкан

Ходай сакласын мондый ритуаль бюрога мөрәҗәгать итүдән... Әстәгъфирулла!

Ритуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышканРитуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышкан
Ритуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышкан

Бу хәл Мексикада булган. Ике ритуаль хезмәт бюросы хезмәткәрләре мәрхүмнең гаиләсенә хезмәт күрсәтү хокукы өчен сугышканнар. Бу хакта ул илдәге мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Ике ритуаль агентлык вәкилләре ир-ат вафат булган йортка килгәннәр. Эшчеләр аның кем клиенты булачагы турында бәхәсләшә башлаган...

Озак та үтми аларның бәхәсе сугышуга әверелгән. Конфликт видеога да эләккән. Ирләрнең берсе икенчесенә тибәргә дә маташкан. Ниндидер мизгелдә җирләү бюросы хезмәткәрләре яныннан полиция хезмәткәре узган, ләкин аларга бернинди игътибар да бирмәгән. Шуннан соң бер ир-ат икенчесенә пычак белән яный башлый, һәм тегесе чигенә...

Нәтиҗәдә мәрхүмне җирләү процессы кемгә калганы билгесез, дип язалар...

 

Фото: социаль челтәрләрдән скриншот.

Ритуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышкан
Ритуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышкан
Автор:
Читайте нас