Әлеге китапханәләрдә даими рәвештә интерактив чаралар еш үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан «Мәдәният» милли проекты эшен «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты дәвам итә.
Салават шәһәренең яңа буын «Своя химия» модельле үзәк шәһәр китапханәсендә 15нче мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч команда викторинасы узды. Чара рус мәдәниятенең төрле аспектларын, шул исәптән әдәбият, сәнгать, тарих, архитектура һәм халык һөнәрләрен үз эченә алган.
Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, күп кенә яңалыкларны да белделәр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Мәдәният министрлыгы.