Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
30 март , 16:50

Радий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйтте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районына сәфәре вакытында борынгы Ак зыярат мөселман зиратында урнашкан Хөсәен-Бәк мавзолеенда булды.

Радий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйтте
Радий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйтте

Радий Фәрит улы журналистлар белән аралашканда, мавзолейның киләчәктә Евразия күчмә цивилизацияләр музееның аерылгысыз өлеше булачагын билгеләп үтте.

 —  Бүгенге бәйрәм көнендә мин күптәнге хыялымны тормышка ашырырга – Хөсәен-Бәк мавзолеена барырга булдым. Ул күренекле шәхес, Башкортстанда беренче ислам динен таратучы  була. Бу хакта безгә килеп җиткән документлар сөйли һәм раслый. Әлеге шәхес турында белемнәребезне киңәйтү өчен архивларда казыну мөмкинлеге бардыр, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Бу мавзолей — архитектура шедевры, фән ягыннан иң мөһим объект һәм, әлбәттә, барлык мөселманнар өчен чыннан да изге урын. Тиздән без аны тәртипкә китерәчәкбез, һәм бу территория безнең Евразия күчмә цивилизацияләр музееның иң мөһим элементларының берсенә әвереләчәк.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Радий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйтте
Радий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйтте
Автор:
Читайте нас: