Эш ничек кенә тыгыз булса да, пычрак савыт-саба тотмагыз. Моның берничә сәбәбе бар.
Беренчедән, табыннан торуга юганда, эше җиңелрәк. Аларны тиз арада чайкап куярга була. Икенчедән, юылмаган савыт-саба бөҗәкләрне җәлеп итә. Аеруча җәен шулай. Өченчедән, пычрак савыт-саба аша өйдән уңай энергетика, байлык һәм бәрәкәт кача, дигән ышану да бар. Моңа ышаныргамы юкмы, әмма борынгыдан килгән ышануларның һәркайсының үз нигезе бар.
Тагын бер ышану: савыт-саба юуны чит кешегә ышанып тапшырмыйлар. Кунаклар булышырга тели икән, үпкәләмәслек итеп ярдәмнән баш тартырга кирәк. Савыт-саба хуҗабикәнең энергетикасын туплый, моны бозарга ярамый.
Чыганак: «Файдалы киңәшләр».