ТАБА ИСЕ
Бала чакта — берни чамаламый
Бәйрәм көткән мәлләр бар иде.
Әнкәй-бәгырь иртә таңнан торып
Таба-табагачын барлады.
“Гает көне бүген, балам, — диде, —
Таба исе чыксын өйләргә”.
Иртән торгач ул намазын укып,
Башлый иде мичен көйләргә.
Мичен яга, ансы җитешкәчтен
Утын ташлап шуннан кырына,
Кайнар тәбикмәген сала-сала
Сый хәзерли безнең торуга.
Тәтәй күлмәкләрне өскә киеп,
Җыелабыз табын түренә .
Шушы хәлләр, шушы ерак мәлләр
Һич тә чыкмый минем күңелдән.
Гает бәйрәмнәрен мин бүген дә
Олы вакыйгага саныймын.
Әни биргән шул тәрбия белән
Тәбикмәкләр салмый калмыймын.
Өстәл өсләрендә тәбикмәгем
Газ өстендә пешкән булса да.
“Бәйрәм бүген, балаларым, — димен, —
Таба исе чыксын “ызба”да”.
Күпереп пешкән Гает тәбикмәге
Өстәлләрдә булсын иң зур сый.
Авыз итсен аны яше-карты,
Ишекләрне шәрран ачып куй!!!