18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында илнең төп вакыйгаларының берсе – “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы үтә.
Биредә үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Сенегалдан 380нән артык катнашучы тәкъдим итә. Шулай ук Башкортстанның 50 крестьян-фермер хуҗалыгы әзерләгән экспозицияләр урын алган.
Сыер ите җитештерүчеләрнең милли берлеге генераль директоры Роман Костюк форум кысаларында безнең республиканы, асылда, ит яратучылар төбәге дип белдерде:
– Терлекчелек – урындагы халыкның канында. Шуңа күрә сезне ит үстерергә һәм эшкәртергә өйрәтергә кирәкми, үзегездән өйрәнергә була.
Башкортстан өчен ит терлекчелеге, бәлки, йолдыз сәгате була аладыр: ул Русиянең ел саен 300 мең тонна сыер ите импортына ихтыяҗын сизелерлек киметергә мөмкин. Сезнең, дөньякүләм тәҗрибәдән файдаланып, эре терлекләрнең санын 1,5 тапкырга арттыру өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар.
Мисал өчен, Америкада эре ит холдинглары тирәсендә, алар бөтен илгә нибары җиде генә, терлек үстерүче 700 меңгә якын фермер урнашкан. Һәм бу җиде предприятие йөзләрчә мең вак җитештерүчеләргә хезмәт күрсәтә, аларга мал сую һәм ит эшкәртү буенча ярдәм итә.
Менә шушы тәҗрибәне Башкортстанда да кулланып булыр иде. Һәм шул вакытта йөзләрчә, меңнәрчә җирле халык, ата-бабаларыннан килгән шөгыльләренә кайта алачак.