Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек
21 март , 11:52

Кайда вирус бар? Кайда юк?

Прибор озакламый сатуга чыгарылыр дип көтелә.

Кайда вирус бар? Кайда юк?
Кайда вирус бар? Кайда юк?

Коронавирус чоры һәркемнең күңелендә курку калдырды. Ул вакытта бик күпләребезнең күңеленә: “Бу урында вирус бармы икән, булуын белсәм, аягымны да басмас идем”, дип уйлаган чагы булгандыр.

  Галимнәр, ниһаять, 3 ел буена тырышып, нәкъ менә шул һавада вирусны ачыклау мөмкинлеген бирүче прибор уйлап тапканнар. Тостердан аз гына зуррак күләмле бу аппарат һавада зарарлы коронавирус булу-булмавын 5 минут эчендә белә ала. Прибор озакламый сатуга чыгарылыр дип көтелә.

Фото: icmos.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: