Бүген Башкортстан Республикасы Югары судында 31 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча суд тикшерүе тәмамланды.
Яклар фикер алышуларында республика прокуроры урынбасары Руслан Әбзәлетдинов хөкем ителүчегә 18 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 елга иреген чикләү белән катгый режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендәге җәзаны тулысынча билгеләргә тәкъдим итте.
Бу ир РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше (рәхимсез рәвештә үтерү) буенча гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның июлендә тома сукыр 85 яшьлек картәнисе белән әйткәләшкән вакытта исерек ир кызып китеп, аны кыйный, типкәли һәм азактан буып үтерә. Җинаять эзләрен яшерергә теләп, гаепләнүче мәетне туңдыргычка тыгып куйган һәм өйдән чыгып качкан. Өч айдан артык әби хәбәрсез югалган булып саналган.
Бу ирне Уфада полиция хезмәткәрләре 2023 елның октябрендә таба. Сорау алу вакытында нәрсәләр сөйләгәнен МОНДА кереп укый аласыз.