Барлык яңалыклар
10
Җинаять һәм җәза
1 ноябрь 2023, 01:39

Оныгы ни өчен картәнисен үтергәнче кыйнавын сөйләп биргән

Зианчура районында теркәлгән вәхшилек бар республиканы тетрәндерде.

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенең Зианчура районара тикшерү бүлеге Идәш авылында яшәүче 30 яшьлек иргә карата гаепләү белдергән. Ул “сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салып, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү” маддәсенә караган җинаять кылуда гаепләнә. Төбәк тикшерү бүлегендә хәбәр итүләренчә,  25 июльдә полициягә бер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул Идәш авылында оныгы белән яшәгән 85 яшьлек әнисе югалуы хакында гариза язган. Әнисенең хәлен белергә дип килгән хатын йортта әнисе дә, 30 яшьлек улы да булмаган. Пенсионер хатын асраган ике сыер  да юкка чыккан. Хатын нәнәсе турында белешер өчен улына шалтыраткан. Улы исә тиешле  карау һәм хәстәр белән тәэмин итәр өчен нәнәсен Исәнгулга (нинди учреждениегә икәнен әйтми. – Авт.) илтеп куюын әйтә.  Шул вакыттан алып яшь ир элемтәгә чыкмый башлый.

Ирнең беркайда эшләмәве билгеле. Ул хәмер эчәргә яраткан, күптән түгел генә төрмәдән чыккан булган, – диләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. – Ул Уфа чтендәге бакча ширкәтләренең берсендә качып яткан. Кешеләргә ялланып, төрле эшләр эшләп көн күргән”.  

Сорау алу вакытында ир, нәнәсе үлгәч, җинаять җаваплылыгыннан куркып, аның гәүдәсен йорттагы туңдыргычка яшерүен һәм сыерларны сатып, Уфага китүен сөйләгән.

Йортта тентү эшләре үткәргәндә мәрхүмәнең мәетен тапканнар. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә пенсионер хатынның гәүдәсендә кыйналу эзләре ачыкланган. Тикшерүнең дәлилләреннән соң гаепләнүче июль аенда исереп кайтуын сөйләгән. Нәнәй кеше белән онык арасында гауга чыга, оныгы картәнисенең башына суга, типкәли. Иртәнгә ир нәнәсенең үлгәнлеген аңлый һәм мәетен яшерергә карар кыла”, – диләр төбәк буенча тикшерү идарәсендә.

Әлеге вакытка гаепләнүче белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән. Суд аны 1 ай да 29 тәүлеккә сак астына утырткан. Картәнисен кыйнап үтергән иргә 15 елга кадәр төрмә яный. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: