Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек
21 март , 19:21

Дарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотыла

Дару белән тәэмин итү - сәламәтлек саклауның мөһим юнәлеше.

Дарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотыла
Дарулар белән тәэмин ителү күзәтүдә тотыла
Башкортстанда дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча штабның өч ай эшләү дәверендә гражданнарның тематик мөрәҗәгатьләре санын, 2024 елның декабре белән чагыштырганда, көненә 18 процентка — тәүлегенә 17,6дан 14,4кә кадәр киметүгә ирешелде.  
Бу республиканың һәр медицина оешмасындагы хәл-вакыйгаларны атна саен мониторинглау, төрле чыганаклардан, шул исәптә Башкортстан Прокуратурасы, Халык фронты һәм пациент оешмаларыннан хәбәрләрне оператив эшкәртү, шулай ук илтеп тапшыруның вакытында булуына йогынты ясый торган техник проблемаларны да, пациентларның аерым очракларын да хәл итү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2024 елның 21 декабрендә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин башлангычы белән оештырылган штаб медицина оешмалары һәм «Башфармация» предприятиесе җитәкчеләренең дарулар белән тәэмин итүне яхшырту буенча көчләрен берләштерде.Ташламалы рецептлар буенча дарулардан файдалану мөмкинлеген атна саен күзәтүдә тоту туган кыенлыкларга оператив җавап бирү мөмкинлеген бирә.
Медицина ярдәмчеләре хезмәтен булдыру мөһим алым: хәзер республиканың һәр медицина оешмасында  пациентларны дарулар белән тәэмин итү һәм диспансер күзәтүе буенча аерым күзәтүдә тотучы җаваплы хезмәткәр бар.
Дару белән тәэмин итү - сәламәтлек саклауның мөһим юнәлеше. Республикада 754 142 кеше ташламалы хакка дару белән тәэмин ителү хокукына ия. Былтыр ташламага ия булучылар өчен дару алуга 6,2 млрд . сум бүленгән.  "Башфармация" ДУП челтәренә 170тән артык даруханә керә һәм аларда дару препаратлары ташламалы рецептлар буенча җибәрелә. 
 
Фото: БР Сәламәтлек министрлыгы сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: