“Шуңа өйрәтеп үстергәнгә тормышта үз юлыбызны таптык”, - ди “Өмет” белән бергә” акциясе җиңүчесе Фәүризә Бәдретдинова.
Журналистның күп гомере юлда: командировкада,очрашуларда үтә. Аларның иң күңеллеләре, минемчә, басмабызны яратып укыган һәм шуңа өстәп, “Өмет белән бергә” уенында катнашып отучы укучыларыбызга бүләкләр тапшыру мизгеледер ул.
2025 елның тәүге яртыеллыгына язылып, квитанцияләрен редакция тарафларына җибәргән укучыларыбыз арасында электр иттарткычын бу юлы Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында яшәүче Фәүризә Бәдретдинова отты. Бүләкне илтеп тапшырырга җыенуыбызны ул сөенеп кабул итте.
-Дөресен әйткәндә, бүләк отармын дип уйламаган да идем. Бары тик гәзит-журналларга язылдым да, кызык өчен генә катнашып карарга булдым. Алай гынамы: бер үк квитанция белән “Өмет”тән берьюлы ике бүләк оттым,- дип елмая Фәүризә апабыз.
Ни дисәң дә бүләк оту – бәхет эше. Чынлап та, кыш башында без Тозлыкуш авылы китапханәсендә авыл халкы белән очрашуда булып, гәзитебезгә язылучылар арасында бүләкләр уйнаткан иде. Шунда Фәүризә апа бәхетенә электр фены төште. Ләкин ул вакытта апабыз, ниндидер сәбәпләр аркасында, очрашуга килә алмаган иде. Бу хәл аны дәртләндергән икән:язылу турындагы квитанциясен “Өмет” почтасына да салып җибәргән. Һәм тагын уңыш: бүләккә электр иттарткычы аның бәхетенә төште!Шулай булгач, ничек инде икеләтә призерыбызны авылына ук килеп үк котламаска, ди.Менә без аның ямьле йортында кунакта һәм әңгәмәбез үткәннәрне барлау, бүгенге һәм киләчәк хакындагы уй-хыялларга үрелеп дәвам итә.
-Гәзит-журналларны кечкенәдән укып үстек. Әнием Кәтибә һәм әтием Мәсрур бик тырыш һәм авылдашлар арасында абруйлы кешеләр иде. Балаларын да яратып, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Һәм алар икесе дә гәзит-журналларны кочагы белән алдыралар иде. Мәктәпне тәмамлагач мин Уфаның беренче санлы медицина училищесын тәмамлап, фельдшер-лаборант һөнәрен алдым һәм юллама буенча Бәләбәйгә эшкә киттем. Шунда тормыш иптәшем Фәритне очратып, тормышка чыктым. 38 ел Надым шәһәрендә яшәдек, шәһәр дәваханәсендә лаборант булып эшләдем,- ди Фәүризә апа.- Себер яклары бездәгедән кырыс табигате белән аерыла. Ләкин коллектив бик зур, тату һәм бердәм булды. Дәваханә штатында 48 лаборант (!) булуы күп нәрсә хакында сөйли. Миңа көн саен иллеләп кешедән кан анализы алырга туры килә иде.Ә бит бар пациентның да сәламәтлеген кайгыртасың-йөрәк аша үткәрәсең. Кайсының анализлары яхшы булмаса, тизрәк табибка күрсәтәсең, тизрәк дәвалау чараларын күрүне сорыйсың. Бүген күпләр лаборатория хезмәткәрләренең честныйлыгына ышанмыйлар, ләкин мин эшләгән чорда анда намуссыз хезмәткәрләр эшли алмады, бүген дә шулайдыр дип ышанам.
Без эшләгән чорда газ һәм нефть трассаларына еш барып, андагы эшчеләрнең сәламәтлеген тикшерә идек. Бервакыт вахта белән Надымнан йөзләрчә чакрым ераклыктагы Ямбургка КамАЗ машинасы белән медицина тикшерүләре үткәрү өчен бардык. Урамда 40 градус салкын. Төнлә машинабызеш кына туктый-туктый бара башлады, табиб ирләр будкадан бер чыгалар-бер керәләр. Соңыннан гына әйттеләр: тизлектә барганда кызыпмы, һава температурасы аермалыгыннанмы, юлда тәгәрмәч яна башлаган икән. Алар исә кат-кат чыгып су сибеп сүндереп кергәннәр. Ә безгә, хатын-кызларга, бу хәвефле төн турында икенче көнне генә әйттеләр. Чынлыкта, медицина бригадасын озатып баручылар билгеләнергә тиеш булган, ә безне төнлә үзебезне генә җибәргәннәр. Эшләгән чорда шулай ук гарүткәргечләр янган чаклар булды. Каза күрүчеләрне безнең дәваханәгә китерәләр иде. Ә аларның әрнәләрен йөрәк аша үткәрәсең... Дөресен әйтергә кирәк: анда эшләүче егетләр бүген дә хәвеф уртасында эшли. Илдә нефтьче-газчы ир-егетләребезнең саулыгын-хәвефсезлеген саклауга ныграк игътибар бирелсен, нефть үткәргечләре булган урыннар бик тә ышанычлы-җаваплы итеп саклансын, илебездә тынычлык урнашсын иде дип телим мин.
Фәүризә апа белән Фәрит абый хаклы ялга чыкканнан соң Бәләбәйдә фатир сатып алалар. Бераздан Фәүризә апаның ялгыз калган әтисен тәрбияләү өчен Тозлыкушка кайтып төпләнеп, йорт салуга керешәләр. Инде бу зур эшне тәмамладык дигәндә генә, КОВИД бәласе туып, Фәрит Заһит улы бакыйлыкка күчә. Менә шулай итеп Фәүзилә апа парысыз торып кала.
-Ике улыбыз да гаиләле, Уфа шәһәрендә яшиләр, алар бар эшләрдә таянычларым, алты оныгыма сөенеп туя алмыйм,- ди апабыз. – Туган авылымда туганнарым, күршеләрем-дусларым белән аралашып яшим, алар мине юатучы да, сердәшләрем дә. Без әле фикердәшләр дә: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз (елмая). Яздан көзгә кадәр кичке җидедә билгеле урында очрашабыз һәм бергәләшеп скандинавча йөрү таяклары белән йөрибез, күрше авылларга кадәр барып җитәбез, хәтта. Үзем кыш буена чаңгыда, җәен велосипедта йөрим. Тормышның һәр бүләк иткән мизгеленә шөкер итеп, сөенеп, ямьле итеп яшәргә тырышам. Әнием кул эшләре остасы иде, аның үрнәгендә тегәргә һәм бәйләргә, чигәргә өйрәндем. Бүген дә бу шөгылем миңа күңел тынычлыгы, кәнәгатьлек бүләк итә.
Апабызның корылмалардан теккән япма һәм сырган юрганнарын, утыргыч япмалары һәм бәйләгән свитер-оекбашларын күреп без дә тел шартлаттык. Киләчәктә дә шулай сәламәт булып, актив тормыш белән яшәргә, тормыштан гел лаеклы бүләкләр кабул итеп яшәргә язсын сезгә, Фәүзилә апа!
Гөлара Арсланова.