Барлык яңалыклар
10
Икътисад
21 март , 18:29

Күргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгән

Хезмәттәшлек турындагы 15 килешүгә кул куелган.

Күргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгән
Күргәзмәгә 22 меңнән артык кеше килгән

21 мартта "Агрокомплекс" 35нче Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы тәмамланды. Дүрт көн эчендә чарада Русиянең 38 төбәгеннән 22,5 мең кеше булган. Бай тармак экспозициясе 280 экспонент белән баетылган, туклану продуктлары ярминкәсендә 53 фермер һәм авыл хуҗалыгы кооперативы катнашкан . Эшлекле программаның 27 чарасында 459 федераль һәм төбәк спикерлары катнашкан. Хезмәттәшлек турындагы 15 килешүгә кул куелган.
Традиция буенча чараны тантаналы ябу вакыйгасында төрле номинацияләр буенча иң яхшы үрнәкләргә тармак конкурслары җиңүчеләре бүләкләнгән. Барлыгы 6 конкурс оештырылган. Аларда 322 вәкил катнашкан, 109 җиңүче ачыкланган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: