Дәүләкән районының Асылыкүл табигать паркы хезмәткәрләре "Экологик иминлек" милли проекты чикләрендә күл тирәсен чүп-чардан тазарту буенча шимбә өмәсе үткәргән. Чара "Русия сулары" акциясенә ярашлы үткән.
"Асылыкүл популяр ял урыны булып санала, тик кызганычка каршы, ял итүчеләр тазалык турында оныталар, артларыннан көнкүреш чүпләрен калдырып китәргә ярамауны барысы да яхшы аңламый. Шуңа без даими рәвештә шимбә өмәләре үткәрәбез",- ди Асылыкүл табигать паркы начальнигы Гүзәл Гыйльманова.
Билгеле ки, "Экологик иминлек" милли проекты тирә-як мохит турында кайгырта һәм кешеләрнең тормышын уңайлы итәргә булыша. Эш берьюлы берничә юнәлеш буенча бара: калдык-постыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өчен инфраструктура булдыру, чүплекләрне бетерү һәм сулыкларны тазарту, урманнарны саклау, атмосферага агулы газларны бүлеп чыгаруны киметү, экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.