Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
21 март , 13:06

Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр баглана

Уфада барган "2025 - 2030 елларга Гыйльми-белем үзәгенең үсеш проектын яңарту" стратегик сессиясендә Русиянең 15 гыйльми-белем үзәгеннән һәм илнең 38 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр баглана
Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр баглана

Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный Уфадагы Евразия гыйльми-белем үзәгенең вузара студентлар кампусында булуы хакында фикер белдереп, Башкортстанга гүзәл киләчәк фаразлады.
-Республика технологик үсеш планында ныклап алга киткән. Мин биредә эшләүче чын галимнәрне беләм, шуңа да аның киләчәге яхшы, - дип белдерде ул.
Бүген вузара кампуста яңа ике лаборатория ачылды. Шуларның берсе - Башкорт дәүләт аграр университетының "Агробиотехнология" лабораториясе. Анда бодай һәм борчакның яңа сортлары чыгарылачак. Икенчесе - "Тере системалар биотехнологиясе" гыйльми лабораториясе. Анда яңа туклану продуктлары һәм терлек азыкларының яңа төрләре өстендә эшлиячәкләр.
Лабораторияләрнең ачылуы "2025 - 2030 елларга Гыйльми-белем үзәгенең үсеш проектын яңарту" стратегик сессиясе стартына багышланган. Чарада Русиянең 15 гыйльми-белем үзәгеннән һәм илнең 38 төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Чарада Федерация Сеоветының фән, белем һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Пышный, БР хөкүмәте вице-премьеры - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм башка абруйлы кунаклар катнаша.
Лилия Гомәрова форумда катнашучыларны сәламләде. Чыгышында ул Башкортстанның гыйльми-технологик үсеш буенча Русиянең иң яхшы ун төбәге арасына керүен билгеләде.
- Республиканың берьюлы 4 вузының "Приоритет 2030" федераль программасына керүен зур җиңү дип саныйм. Башкорт дәүләт медицина университеты үзенең нәтиҗәләрен ныгытса, Уфа нефть-техник университеты яхшыртты, хәзер алар икенче категориядә. Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты өченче категориягә керде,- дип билгеләде Лилия Гомәрова республика вузлары уңышларын.

"Башинформ" буенча".

 

Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр баглана
Республиканың фәнни киләчәгенә зур өметләр баглана
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: