Былтыр Башкортстан экспортка 348 мең долларлык 666,3 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе озаткан. Бу 2023 елга караганда 6,7 процентка күбрәк. "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты гамәлгә ашырыла башлаган 2019 елдан Башкортстан АПКсының продукция экспорты 3 тапкырдан күбрәккә арткан.
Башкортстан быел да авыл хуҗалыгы продукцияләрен чит ил базарларына чыгаруын дәвам итәчәк. Мәсәлән, Уфада үткән Агросәнәгать форумында АПК продукциясен ислам илләренә экспортлау перспективалары тикшерелгән. Атап әйткәндә, сүз хәләл продукция турында бара.
Башкортстанда хәләл индустриясе актив үсешә, республикада "Хәләл" продукцияләре һәм хезмәтләре өлкәсендә "Роскачество" компетенцияләр үзәге вәкиллеге булдырылган. Якын вакытларда республика җитештерүчеләре продукцияләрен Сәгуд Гарәбстанына һәм Фарсы култыгы илләренә озата алачак. Импорт сатып алучы илләр стандартларына ярашлы сертификацияләнү яңа мөмкинлекләр ача. Башкортстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аккредитациясен алган, сөт продукциясен Алжирга озату рөхсәтенә ия. Пакистан, Оман, Катар һәм Кувейтка аккредитациясе бар. Малайзия, Индонезия, Сингапур, Мисыр, Төркия, Марокко базарларына чыгу планлаштырыла.
"Башинформ" буенча.