Барлык яңалыклар
10

"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагыз

Эшкә урнашу буенча Бөтенрусия ярминкәсе өченче ел рәттән оештырыла.

"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагыз
"Мөмкинлекләр вакыты"н кулдан ычкындырмагыз

Башкортстанның 350дән артык оешмасы һәм предприятиесе "ПрофФест". Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты" эшкә урнашу бөтенрусия ярминкәсендә катнашачак. БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова төбәктә хезмәт базары үсешенә багышланган чарада шулай дип белдерде.
18 апрельдә "ПрофФест"ның беренче этабы үтәчәк. Эшкә урнашу буенча Бөтенрусия ярминкәсе өченче ел рәттән оештырыла. Быелдан башлап бу чара "Кадрлар" милли проекты булышлыгында үтә.
Ярминкәнең төп максаты - предприятиеләрне кадрлар бпелән тәэмин итү, эшкә урнаштыру һәм эш эзләүчеләргә хезмәт баскычын төзүдә ярдәм күрсәтү, таләп ителгән һөнәрләрне популярлаштыру.
Ленара Иванова белдерүенчә, чарада 350дән артык эш бирүче эш эзләүчеләргә 5 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Бу мөһим: "ПрофФест"2025тә катнашучы предприятиеләрнең барысы да "Русия эше" порталында теркәлгән. Ягъни биредә "очраклы" яисә рәсми булмаган эш бирүчеләр юк.
2024 ел йомгаклары буенча, "ПрофФест" булышлыгында 3,3 мең кеше республика компанияләренә эшкә урнаштырылган. "Быел да эшкә урнашучылар саны моннан ким булмас дип көтәбез. Без быел предприятиеләр сайлауга тагын да җентеклерәк килдек, шуңа күрә яхшы эш шартлары булган вакансияләр күбрәк булачак",- дип вәгъдә итә министр.
Башкортстанда "ПрофФест"2025нең төп мәйданы Уфада булачак. Ул "Торатау" конгресс-холлында һәм Вузара студентлар кампусында үтәчәк. Шушы ук көнне ул бөтен республика буенча, бөтен районнарда үтәчәк.
Бөтенрусия ярминкәсенең икенче этабы 27 июньгә тәгаенләнгән.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: