Оныклары алар сөйләгәннәргә ышанмый да.
“Электән булган сугышлар, алар булыр да. Бәндәләр юкка чыга, шунысы бик авыр. Аллаһ кулындабыз, алдагысы хәерле булсын”.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алганда да узган сугышларның ачысын оныта алмаган Мәмдүдә апа белән Рима апа шулай ди. Алар дөньяны күп күргәннәр. Быел 5 октябрьдә Мәмдүдә апага 90 тула, ә Рима апа февраль башында 88-ен тутырды. Алар сугыш чоры балалары. Әтиләре дошманга каршы сугышканда салкын өйдә, ач-ялангач калган ятимнәр – ул вакытта да, аннан соң да ярдәм күрмәгән, язмыш җәберсеткән буын вәкилләре. Оныклары алар сөйләгәннәргә ышанмый да, ди. Бик мөмкин. Чөнки апалар адәм ышанмаслык авырлыкларны җиңеп чыкканнар. Алар оныкларыннан нык аерыла! Алар тормышка ашмас хыяллар белән яшәгәннәр – җылы өйдә авыз тутырып ипи ашарга теләгәннәр, ә тулы икмәкне күргәннәре булмаган!
Гел кызлар гына үстек
кергәннәр дә, туңганнар. Ул нык чирләп кайтты, чыкмаган җаны гына калган иде. Сигез ай аны дәваладылар. Сарык тиреләренә төреп салдылар. Аягына баскач, хезмәт армиясенә алдылар. Аның бер генә фотосы калган. Мартен цехларында эшләгән ул. “Авызга боз каптырып, шәрә тәнгә резин кием кидерәләр дә, кертеп җибәрәләр. Техника юк. Бар да кул көче белән”, – дип сөйләгәнен ишетеп калган идем. Әткәй 1949 ел башында кайтты. Ул вакытта да караклар күп иде. Вокзалда кеше күп урында кителенең кесәсен кисеп, документларын алганнар, бернисез кайтты. 61 яшендә үлеп китте. Укый-яза белми иде, хатлар язмады. Документ булмагач, пенсия дә юллап булмады.
Җиде бала идек. Дүрт кыз үстек. Бездә ир балалар тормады. Бертуган абыем да, туган апаның улы да сугыштан исән кайтсалар да, яшьли дөнья куйдылар. Ирем ягыннан да, безнең яктан да сугышта күпләр катнашты. Зәүҗан исемле апам да сугышчы булды. Хәтимә апабызның ире Сталинград сугышында хәбәрсез югалган. Аннан кайтучы абзый: “Ардуванны көтмә, Хәтимә, анда кешенең чутын алып бетерә алмадылар. Безне Аллаһ кына саклап калгандыр”, диде. Ардуван җизнәйнең бер хәбәре дә килмәде. Туганнары бар иде. Аларга да хөкүмәттән бернинди ярдәм булмады.
Елый-елый сөйләсәң дә юк
балалар. Черек бәрәңгене – кәлҗәмәне күп сөйлибез. Нинди закон булгандыр, шуны җыйдыртмыйлар иде. Урамы-урамы белән кан чиреннән үлделәр. Безнең урам совхоз ягында, ул якта бодай басуы иде. Без балчыкка буталган бодайны чүпләп ашадык. Теге урамнар тары басуына барып, шуны ашап агуландылар. Шыткан тары ашап Муфтахова Әслимә кан чире белән үлде. Шул вакытта пеницилин булса, ул кадәр кеше кырылмаган булыр иде. Аны сөйлисе дә килми инде хәзер. Балалар аны тыңламый да.
– Балалар ипи кадерен беләләрме?
-Юк. Каян белсеннәр. Ризык тулы бит. Сугыштан яраланып кайткан укытучы Хәмит абый бар иде. Дәрестә:”Менә сугыш бетәр, икмәк мул булып үсәр, аны өстәлгә тутырып кисеп куярлар”, ди. Абый чыгып киткәч, “вәт абый алдаша, әкият сата... Нишләп инде икмәк тулып ятсын, ди. Туйганчы ашарлык икмәк буламы ни”, дип сөйләшә идек. Минзакир абый кызык кеше иде, бермәлне сөйли: “Саҗидә ипи пешергән иде, балалар аның ни икәнен аңламый болай-болай уйнаталар, ди. Менә шулай үсте безнең буын...
“Үлмәс җанга – үле балык”
–Басуга башак җыярга барсаң, каравылчы камчылап куа. Урманга барсаң, урманчы чананы турый, балтаңны алып китә. Ягарга – утын, ашарга кабым ризык юк. Аның өстенә заим, салым, бурыч! Елына һәр хуҗалыктан 200 литр сөт, ике сарык тиресе, 40 кг ит, 200 йомырка, май, 1 кг брынза! Сарык сөтеннән ясарга кушалар иде. Каян аласың? Сарыкның ите дә, тиресе дә китә бит. Нишләп халык берберсенә шундый усал булгандыр?..
1956нчы елда мин колхозда бухгалтер булып эшли башладым. Уңыш нык әйбәт булды. Җәе, узган елдагы кебек, яңгырлы булды. Кладовой әнә тегендә генә. Ишеп яуган яңгыр белән ашлык тыкрыкка агып төшә. Махруй дигән хатынның: “Бигловка рәхмәт”дип җыеп ашап йөргәне истә. Ул елны хезмәт көненә 1 кг икмәк бирделәр. Аныңчы 200 гр эләксә яхшы иде, анда арышмы, тарымы бодаймы, ни бар – шул! И, ул хәлләр, балакайлар. Өй түбәсе салам. Яңгыр ишә, түбәдән су үтә дә, салам чери. Ашлыкны киптерер, саклар урын юк.
Трудармиядән әткәйләр бавыр циррозы белән кайтканнар. Әлеге-баягы авыл, табигать кешене дәвалаган. Безне үләннәр алып калды. Хәзер авыллар бетә, ә алар ничәмә-ничә буынны алып калды. Язга таба бәрәңгенең кабыгын әрчеп, күгәртми дә, киптерми дә саклап, шуны утырта идек. Кыргаяклап чыга иде ул. Үлән тишеп чыгуга, кайсысы агулы түгел, алабыз да ашыйбыз. “Үлмәс җанга – үле балык”, ди. Шул килеш укырга тырыштык. Укытучылар әйбәт булды. “Тсс” кына дияләр иде, без тәртипле идек. 1 сыйныфта – 41 бала, шундый ике сыйныф. Мәктәп туп-тулы. Йөз илле бала интернатта, бәләкәй генә бүлмәләрдә15әр бала яши...
Мәмдүдә апа Кәпәй-Кобау авылы кызы. Авылы мәктәбендә 7 сыйныф бетереп, Бүздәккә укырга киткән. Анда урысы, татары – алтмышлап бала бер сыйныфта укыганнар.”Агыйделнең “Белая” икәнен дә белми барган балалар икеле алмадык, өйрәнеп киттек”, ди.
–Торырга урын юк. Чыпчык Яфаев дигән, райфода баш бухгалтер булып эшләүче кешедә фатирда тордык. Үзенең 5 баласы бар, шифоньер белән бүленгән бүлмәдә без 3 кыз тордык, бер семья кебек яшәдек...
9-10 сыйныфларны Кандра (хәзерге Туймазы) районының Балтай авылында укый Мәмдүдә апа. Авылдан ипи, бәрәңгене аркага, булыр-булмас капчыкка салып, асып йөргәннәр. Җәяүләп барып җиткәнче бәрәңге туңган. Аны карга күмеп куеп, кайнап торган суга әрчеп кенә салганнар. Мәмдүдә апаны тыңлагач, күптән интернетта күренгән лайф-хакның каян килен чыкканлыгын аңладым.
– Сугыш авырлыкларын җиңдек, үзгәртеп коруны авыр кичердек. Гомергә шул булды, һәр заманның үз авырлыгы,– ди Мәмдүдә Садырлавар кызы Кәримова. Яшьлегендә укытучы булырга теләгән. Дүрт кыз Бөгелмә 2-еллык педагогия институтына имтиханнарны тапшырганнар. Укырга теләүчеләр күп булган, кызларны үзегездә институт бар, кайтып укыгыз, дип борганнар. Институтка соңлагач, Мәмдүдә апа авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Хәтере, зиһене соклангыч аның. Бөгелмәдән бормасалар, яхшы укытучы булыр иде ул.
“Яратып йөргән егетләр калды”
Мәмдүдә апа белән Римма апа гомерлек ахирәтләр. Рима апаның аяклары күп йөргәнне яратмый инде, авырталар. Шуңадыр, без Рима апа өендә очраштык. Мәмдүдә апа үзе килеп хәл белешеп йөри. Гомер буе бергә алар. Без ишектән кергәндә ашыгып-ашыгып пицца ясап йөргән Рима апаның иртәгәсе көнне 88 яше тулуы ачыкланды. Берәрсе килеп чыкса дип пешеренеп йөрүе икән.
Рима апаның әтисе Муса Шәрипов 1908 елгы булган. Апабыз көне белән белә, әтисе сугышка 1942 елның 13 апрелендә киткән. Аныңчы бронь белән җибәрми торганнар. Тагын да кала алган ул, юк, авылдашлары артыннан киткән.
– Әткәй киткәндә 41 елгы туганым бишектә утыра иде. 1946 елга чыкканда әткәй кайтты. Ул – 97, инәкәй 94 яшькә җитеп дөнья куйдылар, алтмыш алты ел бергә яшәделәр. Нуруллам үлмәсә, безгә 67 ел булыр иде... Камил белән 19 ел яшәдек,– ди Рима апа. Аның язмышы үзе бер китаплык. Әйтик, сагышланып, юксынып, сүз агышында кат-кат яратып искә алган Нурулласының аны урлап алып китүе дә үзе бер тарих түгелмени?
Мәмдүдә апаның язмышы да калышмый: “Мине дә урладылар”, диде ул. Узган гасырның 50-нче еллар уртасында урлап килен төшерү гадәте киң таралган булган. Очрашып, сөйләшеп йөргәннәрне дә урлаганнар, егетнең күзе төшсә, бер сүз дә кушмаган кызны да алып китүчеләр булган. Кызларны толыпка урап, чанага салганнар да, “выжт” итеп кенә алып китәр булганнар. Кызлар язмышы белән шаярырга ярамый да соң, егетләр үзләренчә уйлаган. Авыр булса да, исемгә-данга кермим дип, урланган кыз төшкән җирендә яшәп китәргә мәҗбүр булган. Кем – уңган, кем –туңган, дигәндәй, шулай һәркемнең үз язмышы корылган.
...Туймазыдагы эшендә кыскарту булгач, Рима апа укырга китәргә әзерләнеп, чемоданнарын тутырып, клубка чыга. Нурулла аны кайтканда озатып, сөйләшеп йөргән егет була. Иптәшләренең аны өйләнергә кыставын каян белсен инде иртәгә шәһәргә китәм дип канатланып йөргән кыз. Сөйләшеп торган җирдән шул сценарий буенча алганнар да киткәннәр Рима апаны да.
Әти-әни юк. Гарип апасы, икенче апасының 5-6 яшьлек ятим улы бар, үзе читтә эшли. Сеңелләре мәктәптә укый. Ашарларына да, утыртырга да бәрәңге юк. Бармак башы кадәр бәрәңге утырттык ул елны. Бик авыр хәлдәләр иде, –дип искә алды Рима апа килен булып төшкән вакытларын. Аны көтеп алган гаиләдә ничә бала булуы белән кызыксындым.
–Апакаем, әйтсәң, куркасың, –ди апабыз. Үземчә, 9-10 баладыр дип уйлыйм әле.
Бактың исә, Рима апаның биатасы Ризван картны әти-әнисе үзләренә ошаган кызга 16 яшендә үк өйләндергәннәр. Ул никахта 12 бала туган, хатыны үлеп киткән. Икенчегә өйләнгән Ризван карт һәм аның яшь хатыны, беренче никахта туган улыннан ике яшькә кече булган. Анысы да 12 бала тудырган. Ләкин ул авыр шартларда балалар күпләп үлгән. Ризван картның беренче никахтан 5 баласы, икенчесеннән җиде баласы, җәмгысе 12 баласы үсеп, гел аралашып яшәгәннәр. Рима апаның 1933 елгы Нурулласы шуларның берсе.
Мәмдүдә апа Рима апаны аш-суга оста, эшкә уңган булды, дип мактап алды. Шул уңганлыгы белән иренең терәге булган инде ул. Көчәнеп дөнья көткәннәр. Көнендә урман кисеп, такта ярдырудан Нурулласына көч килгән. Көн дә Иске Бүздәк белән Урзайбашны җәяүләп ураган Рима апаны беркөнне врачлар тәмам хәлсезләнгән ире янында калдыралар... Шул төнне күренекле табиб Шамил Кудашев. матай уты яктысында, операция ясап, теге дөньядан тартып ала.
Матур яшиләр Рима апа белән Нурулласы. Ләкин әҗәл аны барыбер ерак җибәрми, сул яктан арка авырта дип зарланып алса да, табибларга барырга вакыт тапмаган 55 яшьлек ир ат чанасына басып кына саламга киткән җиреннән үлеп кайта.
–Өйдә дә үлмәде. Йөрмә, дидем, ул көнне. Беркайчан да аерым йөрмәдек, бөтен эшне бергә эшләдек. Газраил сөйрәп алып чыгып киткәндер, күрәсең....
Рима апаны бала кайгылары да урап узмаган. Ике улы сабый килеш, 23 яшьлек кызы беренче сабыен тудырганда вафат булган, баласы да исән калмаган...
–Бу өйдә элек тә дус булдык, әле дә, – дип кушылды Мәмдүдә апа.
Бу өйнең элекке хуҗабикәсе Наҗия апа Рима апаның якын дусты була. Наҗия апа да улын югалткан. Ул да вафат булгач, ике йортта калган ике ялгыз кушыла – Рима апа 60 яшендә Камил абыйга хатынлыкка килә. Безне очраштырган йортны Камил абый белән Наҗия апа салган булганнар. Нурулласы белән салган йортта балалары яши икән.
–Беренчесе инде, син нәрсә,– ди ул. – Яшьлек кавыштырган бит. Гомернең иң матур, кадерле чаклары – бала үстергәндә. Иреңә дә кирәк буласың, хәерчелек тә күренми. Талашасың икән, кочаклашасың да ятасың. Һич тә булмаса: “Мә, балаңны!” дисең дә, бар да җайланып китә... Камил да начар булмады. Яхшы гаилә башлыгы иде. Камилнең кызы Әлфия бар, кайтып йөриләр, балалары да килә, мин дә барам. Үземнең бер улым, кызым бар. Иртәгә киләләр, көтәм.
“Мәмдүдәне урлаганнар!”
Мәмдүдә апаның да вәгъдәләшкән егете торып калган. Клубтан кайтып килгәндә, берни абайлап та өлгермәгән, аралашып йөргән егетләр чанага утыртканнар да алып киткәннәр. Барып төшүгә мылтыктан атканнар. Егет белән кыз өстәлнең ике башында утырып, сөйләшеп таң аттырганнар.
-Мин урамда үсмәдем, әти-әни бар, димен. “Ярый, әйтербез, белерләр”, диләр. Рәискә “якын килмә!”, дип әйтеп куйдым, үзем иртәнгә кайтып китәргә уйлыйм. Өстәлне ике башында утырып, сөйләшеп таң аттырдык. Иртәнгә кошовка чана җиккәннәр, юрган-ястык салганнар, әллә кая барабыз ди, ЗАГСка әзерләгәннәр икән. Күршем Кәфия апа янына кердем. Кайтып китәр уемны әйттем. “Алай итмә, әллә кая китсәң дә берсеннән мыскыл иттертер”, диде. Шулай дигәч, утырып киттем. Рәис берәр ай алдан кереп, кызыгызны алып китәм, дип аңа әйткән булган. Таң атуга Кәпәйгә барып, әткәйләргә хәбәр иткәннәр. Никах укытып, ирле-хатынлы булдык. Алай Аллаһка шөкер, әйбәт яшәдек. Гомер бик тиз үтте...
Сугыш афәтен, бала кайгылары, тормыш авырлыклары, югалтулар, михнәт күрсәләр дә, яшәү тәмен җуймаган апалар белән очраштырган минутлар, тарихның тагын да яңа битләрен ачкан истәлекләр, һөнәремнең бер якты мизгеле булып бик озак хәтердә сакланыр. Мәмдүдә һәм Рима ападан бөркелеп торган ихласлык күңелгә кереп оялады. Бу сугышларның да тәмамлануын күрергә язсын, аннан соң килер шатлыклы язларыгыз күп булсын, кадерле өлкәннәр!