Барлык яңалыклар
10

Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырында

Хатирәләрнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырында
Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырында

РАЗВЕДКАДА

  –Гжатский  юнәлешендә һөҗүмгә әзерләнгәндә безнең дивизиягә  каршы  сугышучы  дошманның ут нокталары кайларда урнашуын, нинди частьларын сугышка кертергә җыенуын ачыкларга  кирәк иде. Моны тик разведка гына эшли ала. Анда барасы  группа командиры безне җыеп алды да штабка  киттек. Анда зур начальниклар утыра. Звание буенча иң өлкәне безгә стена буена тезелгән урындыкларга күрсәтте дә:

   – Бик кыю, җитез генә берничә егет кирәк. Куркуның ни икәнен белмәс, әмма һәр адымны, һәр эшне уйлап, акыл белән генә башкарырдайлар булсын. Ә үлем турында башыгызга да китермәгез, – диде ул. – Дошман безнең нишләргә уйлавыбызны  белеп калырга тиеш түгел. Шулай булгач, ничек эш итәргә беләсездер? Аңлашыладыр бит?

 Егетләр «әйе» дигәнне  аңлатып, бердәм баш кактык. Шуннан ул болай дип өстәде:

  – Бер мөһим задание үтәргә кирәк, егетләр.

Барыбыз да барырга теләк белдердек. Ләкин  разведка группасы командирына үзе белән тик унлап кына солдатны алырга боерды. Командир барыбызны да  кире иптәшләр янына китәргә кушып,  үзе штабта калды. Аннан кайткач, разведчиклар арасыннан ун солдатны сайлап алып, алда торган заданиене аңлатты. Төркемгә мин дә эләктем.

 – Фрицләргә «кунак»ка барабыз, иптәшләр, күңелгә ошаган берәрсен тере килеш монда алып  кайтырга да туры килер,– диде ул, безгә  карап.  Аны бер сүздән аңлыйбыз. Димәк, төп бурыч – «тел» кирәк.

Шәймулла агай яңа хикәясен менә шулай башлап җибәрде. Андый чакта  малайлар тын да алмыйча диярлек аны тыңлап утыралар. Барыбыз да базык гәүдәле, маңгаена тирән буразналар төшкән, калын иренле, кызыл йөзле Шәймулла абзыйның авызына карап тора. Нинди вакыйга белән безне шаккатырыр икән?

Алар көн буена әзерләнгәннән соң, дошман солдатлары киемендә, караңгы төшкәч, алгы сызык аша үтеп, куе урман эченә кереп яшеренә. Командир разведчикларын үз янына  җыеп ала да алда торган мөһим заданиене тагын бер кат җентекләбрәк  төшендереп ала. Аннан группаны икегә бүлә: берсен авыл ягына үзе алып китәргә була. Ә Шәймулла солдат һәм тагын берничә иптәшен урман аша салынган шоссе юлындагы хәрәкәтне игътибар белән күзәтергә, дошманның нинди частьлары кайсы якка үтүен искә алып торырга куша.

– Әсирне башкалар алыр, ансы сезнең эш түгел,– ди командир.– Аңладыгызмы?

Разведчиклар аңлаганнарын сүзсез генә белдерәләр.

Егетләр олы юл кырыена барып,  өсләренә  яшел үләнне йолкып ябалар да, куаклар  артына  яшеренеп, тирә-якны җентекләп күзәтәләр.  Юлда дошман хәрәкәте тукталмый. Тимер каскалы солдатлар утырган автомашиналар үтә дә үтә. Алар артыннан җир тетрәтеп танклар да килә. Дошман ашыгыч рәвештә безнекеләр белән алышырга  туктаусыз көч туплый. Авызына  эләккән калҗаны ычкындырмаска тырышкан ерткычтай ашыга. Ләкин аның көннәре азаеп бара. Совет Армиясе дошманны туктаусыз үз өненә таба куып, алга баруын дәвам итә. Менә Шәймуллалар да  яңа һөҗүм алдыннан аларның көче кайда ничек урнашуын капшыйлар. 

Кичкә таба шоссе юлда поход кухнясы күренде. Аның артыннан гимнастерка җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганган пехота килә иде. Ерак араны  үткәннәр ахры, солдатлар аякларын сөйрәп диярлек атлый.

Шәймулла абый да, аның белән килгән  разведчиклар да, аларның нинди  частьтан булуларын ачык кына белергә теләп, куак ботаклары арасыннан  күпме генә  күзәтсәләр дә ныклап күрәлмиләр. Көн буена юлга текәлгән күзләр тиз тала башлый. Колоннада ничә солдат баруын, күпмерәк техника узуын санаудан ары китәлмиләр.

      Шәймулла солдат юлдан үтүчеләрнең нинди частьттан  икәнен беләлмәвенә эчтән үртәлеп, ата-инәсен кушып сүгенгән секундларда  берәү янындагы командирыннанмы, әллә өлкәнрәк иптәшеннәнме рөхсәт алып, колоннадан аерылды да болай таба йөгерде. Менә сиңа мә. Нинди хәл бу? Монда туры килә бит бу, адәм актыгы. Аны күреп торган Шәймулланың аркасы буйлап меңләгән кырмыска йөгерештемени. «Әллә берәр нәрсә сизендеме, каһәр! – дип уйлады ул.– Алайса бер үзе монда килер идемени?». Ул маңгаеннан аккан салкын тирне җиңе белән сөртте дә күзәтүен дәвам итте. Артка таба чигенер иде, өлгереп булмаячак. Теге менә-менә килеп җитәчәк. Хәзер соң инде. Ярты минут та үтмәс, ул монда булачак. Шәймулла солдат иптәшләренә урман эченәрәк чигенергә кулы белән ымлады да, авызыннан карга тавышы чыгарып, ашыгырга сигнал бирде. Ә үзе автоматын тагын да кысыбрак тотты.

Фриц аны-моны карамыйча Шәймулла солдат яшеренгән куе куак төбенә килеп чүгәләде дә олы хәҗәтен үти башлады. Шәймулла яткан җиреннән  фашист калдыгын якасыннан бик җиңел генә тотып, җиргә утырта алыр иде. Ләкин алай итмәде. «Ах, кабәхәт,– дип  уйлады ул, гарьлегеннән  ачыныбрак нишләргә дә белмичә.– Шакшы итегең белән җиремне вәхшиләрчә тапавың җитмәгән. Мин чакырып китердемме әллә. Инде борын төбенә генә эчеңдәге сасыган сыек нәмәстәкәеңне бушатасыңмы? Мин инәңне исеңә төшерермен!»

Ул, урыныннан тавыш-тынсыз гына торып, аягына басты да күз ачып йомган  вакыт эчендә автомат приклады белән фрицның башына тондырды. Аннан тегенең ике аягыннан артка сөйрәп, урман куелыгына ашыкты. Аңа ярдәмгә ашыккан иптәшләре тәбәшәк буйлы, битеннән тир аккан Шәймулланың өрлектәй  немец солдатының аяк-кулларын бәйләп көч-хәл белән өстерәп килүен күргәч, авызларын тотып тыела алмыйча байтак көлделәр.Үзе кадәр берьярым озынлыктагы кешене монда сөйрәп китерүе дә җиңел булмагандыр аңа.

Бу тирәдә вакыт үткәрергә ярамый иде.  Иптәшләре бик озак килми торгач, дошманның башка солдатлары аны эзләп болай таба килүләре бар иде. Егетләр айный башлаган әсирне тиз-тиз генә бергәләп күтәрделәр дә урман куелыгыннан ары таба киттеләр.

Командир аларның күтәреп килүен күргәч, елмайганын сиздермәскә тырышты. Ул юлдагы хәрәкәтне күзәтергә генә боерган иде бит. Ә кирәк әсирне авыл уртасындагы штабтан беренче группа алды. Шул да җиткән иде. Аңына килгәч, Шәймулла алып килгән әсир дә командование өчен байтак кына мөһим яңалыкларны әйтте.

Шуннан соң командир разведчиклар алдында  Шәймулла солдатка приказны үтәмәгән өчен кисәтү ясады. «Ә мөһим мәгълүматларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм», диде Шәймулланың кулын кысып.

СНАРЯД   ЧОКЫРЫНДА

 Белоруссия фронтында булды бу хәл. Дошманны үз өненә таба куа-куа барганда әзрәк ял итеп алырга урман читендә туктаттылар. Ләкин нык арыган булсак та, безнең  полкка кинәт кенә яңадан кузгалырга һәм иртән таң атуга атакага  күтәрелеп, бер калкулык итәгенә ныклы ныгытмалар корып, һөҗүм итеп килүче безнең армиягә алга барырга ирек бирми  каршылык күрсәткән,  дошманны  тар-мар итәргә боерык килде. Без андый приказларга инде өйрәнеп беткән идек.Үти торасың, янә яңасы  килә. Ватан азатлыгы өчен көрәшкәндә андый хәлләргә тиз  күнегәсең икән. Нигә дип гаҗәпләнеп торырга вакыт юк. Командир приказ бирә,  ә солдат аны бер сүзсез, төгәл һәм әйтелгән вакытында  үти. 

Таң атуга  солдатларны һөҗүмгә күтәрделәр. Дошман аңына килгәнче, без инде аларның  алгы сызыгында идек.  Солдатларның кайберләре,  шәбрәк йөгерә торганнары, хәтта урыны-урыны белән дошман окопларына сикереп төшеп, кул сугышын башлаганнар иде. Без дә, әлбәттә, алардан әллә ни еракта калмадык. Төнге йокыдан арына алмаган дошманны шунда ук автоматлар белән егып салдык. Штыклар да эшкә кереште. Шулай итеп беренче линияне алу артык авыр булмады. Исән калган дошман солдатлары ашыгып артка чигенде. Без, әлбәттә, аларның артыннан калмаска тырыштык. Дошманның үкчәсенә баса-баса икенче линиягә килеп җиттек. Ләкин монда немецка  артиллерияләре, минаметлары ярдәмгә килеп җитте. Татлы йокылары тиз ачылды шикелле.  Дошман снарядларыннан безнекеләр дә, алар да кырыла башлады.

Нишлисең, сугыш һәрвакыт без дигәнчә генә булмый икән. Исән калганнарыбыз җәһәт кенә артка таба чигенде. Безне артка йөгерүдән  туктатучы булмады. Күп калмаган идек. Шулай кирәккәндерме, белмим, ансы әле дә ачык аңлашылмый. Куркаклыкта да гаепләмәделәр. Ә без, мин үзем, Казан шәһәреннән бер яшь егет ( ул әле беренче мәртәбә атакага күтәрелүчеләр арасыннан иде)  һәм утыз яшьләрдәге бер мари агае үзебезнекеләр арасына барып җитәлмәдек. Каршыга төшеп ярылган снарядтан бер чокырга  төшеп  яшерендек. Минем аяк балтырына снаряд ярчыгы тиеп, шактый зур гына кисәк каерылып төште. Озак китә алмадым, шул чокыр читендә калдым. Мыеклы мари  яныма килеп,  исән аяктан түбән тартып төшерде. Ярый әле өлгерде, шунда төшеп шартлаган  мина икебезне туфракка бутап, һавага күтәрәсе иде. Казан егете минем арттан үзе түбәнгә шуышты. Менә шулай итеп нейтраль полосада исән-сау калдык.  Берәребез аз гына башын күтәрергә чамаласа,  дошман пуля яудыра башлый. Үзебезнекеләр дә аннан күтәрелеп чыгарга һич  ирек  бирми. Чокырда кемнәр ятканын белмиләрдер инде.

Кичне көттек. Әмма чокырдан чыгып, үзебезнең якка китәргә берничек тә мөмкинлек булмады. Дошман теге яктан   ракеталар белән һаваны бертуктаусыз көндезгедәй яктыртып торды. Үзебезнекеләр дә тик кенә кул кушырып ятмады. Таң атканда нишләптер ике як та берничә минутка тынып калды. Без шуны гына көтеп тора идек. Иптәшләр ике култыктан  тотып алды да  үзебезнекеләргә таба бар көчкә омтылдык. Ләкин тагын пуля яңгыры баш очыннан сызгыра башлагач, каршыда торган зур чокырга тәгәрәп төштек. Ярый әле вакытында ятып өлгердек. Дошманның берничә снаряды бездән ерак түгел туфрак баганаларын күккә күтәрде. Өчебез дә чокыр кырыена сыендык. Шул чак  стена буенда пулемет  көпшәсе күзгә чалынып калды. Мин иптәшләрнең кабыргаларына  төртеп,  ияк белән шул якка таба  ымладым: «Карагыз әле, анда ни нидер бар. Эшкә яраклы түгелме?». Алар ике уйлап тормады, икесе дә шунда таба  шуышты. Пулемет янында  дөмеккән ике фашистның гәүдәсен иптәшләр арырак өстерәп барып, туфракка күмде. Сасый башлаган исе борыннарга кермәсен. Мин озак йөри алмый идем. Туфракны тагын  әз генә түбәнгә   эшергәннәр иде, астан төп-төзек пулемет килеп чыкты. Янында  патрон белән тулы ике диск та күренде. Пулеметтагысы да атылып бушанмаган иде. Ныклап яктыра башлаганда, пулемет һәм патронлы дисклар  туфрактан тазартылды. Фашистларның гәүдәләре без ташлаган   туфрак өеме астында күренмәслек итеп күмелеп калды. Автоматларыбызга пулемет та өстәлде.  Ходай Тәгалә җан биргәнгә юнь бирә, диләр мәле?

Чокыр янтыгыннан туфракны бераз чокып, дошман караса, күренмәслек  урын әзерләп, кереп сыендык. Хәзер фашистларның атакага кузгалып, безне күрмичә үтеп китүләре генә кирәк иде. Ә алар  безнекеләрдән кичәге үчне алырга тырышачак, әлбәттә. Әзме аларның тере көчләрен юк иттек. Ике танклары янып, сугыш яланында калды.

  Өмет юкка гына булмады. Төшкә таба дошман атакага күтәрелеп, алга ыргылды. Безнекеләр аларны  пуля яңгыры белән каршы алды. Орудиеләр туфрак баганаларын күккә чөйде. Атака уңышы белән исергән фашистлар чокырда калган безне искә алмадылар. Менә-менә безнең солдатлар урнашкан траншеяләрдә кул сугышына барып җитә язганда  өчебез өч ноктага җайлап урнашып, автоматлардан һәм пулеметтан бик көчле ут ачып, фашист солдатларын кыра башламабызмы? Дошман кемнең каян атканын ачыклый алмыйча, артларыннан үзләренә кем үлем уты  сипкәнен белмичә, кире чигенә башлады бит. Безнекеләргә шул гына кирәк иде. Командирлар солдатларын шунда ук атакага күтәрде. Дошман алдын-артын белми качуын белде. Хәтта  төнлә снаряд чокырында үткәргән  безне дә шәйләмичә, әллә зуррак группа дип уйлаптырмы, ышыкланып яткан урыннарыбызны ерактанрак  узарга тырыштылар. Ә без, яраланган өч солдат, немец солдатларын кыйрата тордык. Атакага күтәрелгән  полкташларыбыз килеп очрашкач, «ур-ра» кычкырып,  өчебезне берьюлы  һавага кат-кат чөйделәр. «Молодцы!», «Спасибо!» сүзләре колак төбендә шактый озак яңгырады. Иптәшләр  яныбызда озак тукталмады, дошманны куа китте. Без дә аларга кушылдык.

Алыш тәмамлангач кына күңел беразга төште.  Штабтан особый бүлек  офицеры килеп, өчебезне дә кулга алды һәм өч-дүрт тәүлек ябып, сораулар белән җәфалады. Имеш, без үз теләгебез белән теге якка әсиргә чыгарга җыенганбыз. Иптәшләрдән артта үзебез  аерылып калып, дошманны көтеп ятканбыз. Коралны да алар биргән. «Әйтегез, нинди задание бирделәр?» – дип озак җәфалады. Өчебездән дә аерым-аерым сорау алды. Серне  яшерүдә гаепләде. Казан егетен «дөресен сөйләмәсәң, атам» дип куркытып та караган. Штабтан генерал үзе килгәч кенә ябылудан безне азат иттеләр. Ул строй алдында авыр  ситуациядә каушап калмыйча, кыюлык күрсәткән һәм атака вакытында  дошманны җиңүдә үзебезнекеләргә  бик кирәк ярдәм иткән өчен өчебезгә дә «рәхмәт» белдерде. Кулларыбызны кысты. Соңыннан белдек, безнең белән булган гадәттән тыш хәлне разведкадан кайтучылар ачыклаган икән. Исән калуыбызга аларга зур рәхмәтле булдык. Артык «сизгерлек күрсәтеп, зур эш ачмакчы» особый бүлек кешесе шул көнне үк кире штабка китте. Гафу үтенергә дә онытты. Менә шунда нахак сүзләр ишетүе иң авыры булгандыр, мөгаен.

Нишлисең инде, сугыш барганда андый гына гыйбрәтле хәлләр була торгандыр инде. Бәлки тегеләр ягына ирекле чыгучылар да бардыр.  Кеше күңелен алай тиз генә белеп булмый шул. Ә без өчәү  ирексездән шундый хәлгә калдык. Ярый әле хаклык аралады.

Нишлисең инде, Ватан өчен канлы көрәш барганда кайвакыт үзең турында озак уйлап торырга бик туры да килми шул. Илбасарларны тизрәк илебездән куып җибәрү,  кадерле туфракны, халкыбызны фашист итеге астыннан коткару турында мөһимрәк тоела, балакайларым.

(ДӘВАМЫ БАР).

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан.

Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырында
Шәймулла солдат хатирәләре: Снаряд чокырында
Автор:
Читайте нас: