ХГадәттәгечә, практик өлешне эшкәртү алдыннан эш киңәшмәсе уздырылды, анда шулай ук урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, авыл җирлекләре вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләре катнашты. Алдагы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды, оператив мәгълүмат алмашу буенча да, урман янгыннарын сүндерү буенча да эш тактикасын билгеләделәр.
Мониторинг системасында муниципаль районның бердәм дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәклеген дә ассызыкладылар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы.