Владивостокта шәһәр автобусы водителе, халык алдында асфальтта намаз укып, тиргәлгән. Чечен республикасыннан килеп эшкә урнашкан ир-ат өчен бу вакыйга күңелсез тәмамланган.
VL.Ru басмасы автобус алдында тезләнеп торган сакаллы ир сурәтен бастырган. Ир-ат намаз укыганда салондагы пассажирлар көтеп утырырга мәҗбүр булган.
Автобус ташулары белән шөгыльләнгән компаниядә бу хәлдән соң водительне эштән азат итүләре турында хәбәр иткәннәр. “Без, әлбәттә, теләсә нинди дингә хөрмәт белән карыйбыз. (...) Әмма бит аерым кагыйдәләр һәм моның өчен махсус урыннар бар”, – дигән транспорт оешмасының директор урынбасары Магомед Саиев.
Чыганак: lenta.ru