Уфада өч бала өчен әти-әни эзлиләр. Яшүсмерләрнең анкетасын Башкортстанның Хезмәт министрлыгы бастырган.
Балалар үзара дус. Абыйсы да, апасы да кечкенә сеңелләре өчен өзелеп тора. Язмыш аларны ятим калдырган. Ләкин алар, башка бик күп балалар кебек үк, әти-әти назын тоеп, бер гаилә булып яшәргә хыяллана.
16 яшьлек Самат кайгыртучан абый, мәктәптә яхшы укый, актив. Ул ачык күңелле, аралашучан, кичерешләре белән уртаклашырга ярата.
13 яшьлек Юлисә дә тыйнак һәм акыллы кыз, белемле. Бүгенге яшьләргә хас булмаган кызыксынуы бар - ул китаплар укырга ярата.
Төпчекләре - дүрт яшьлек Алинә апасы һәм абыйсын бик ярата, алар яныннан китми дә. Кызчык рәсем төшерергә ярата.
Тулырак мәгълүмат алу өчен (347) 218-03-62 (Уфа) саннары буенча шалтыратырга мөмкин.
Чыганак: mybashkortostan.ru