Яшелчәләрне майда түгел, ә шулпада кыздырырга мөмкин. Ит шулпасы майлы, анда яшелчәләр тиешенчә кыза, шул ук вакытта файдалырак та була. Әзер шулпаны боз савытына салып, туңдыргычка куегыз. Кирәк вакытта бер-ике шакмак алырга һәм әзерли башларга уңайлы.
Кыздыруга караганда пешерү файдалырак. Яшелчәләрне парда яки духовкада әзерләргә тырышыгыз.
Салатка үзегез ясаган майонез кушыгыз яки аны табигый йогырт белән алыштырыгыз.
Көнҗет — калий чыганагы, аны салатларга, яшелчәле ашамлыкларга, бутербродларга сибәргә була. Матур да, файдалы да!
Чыганак: «Файдалы киңәшләр» төркеме.